Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел – Табибларга да кагыла әлеге сүзләр...

Табибларның узган елгы эшчәнлегенә хисап җыелышында катнашырга туры килде. Яңа технологияләр, яңарышлар заманында яшәсәк тә, язманың исемен нәкъ менә шулай куярга уйладым. Залда - табиблар. Һәркайсының йөзе таныш. Район, авыл җирендә яшәгәч, һәркайсын белгеч буларак та, кеше буларак та беләбез, аралашып яшибез. Хастаханә дигәч тә, ул бит әле соңгы чиктә...

Табибларның узган елгы эшчәнлегенә хисап җыелышында катнашырга туры килде. Яңа технологияләр, яңарышлар заманында яшәсәк тә, язманың исемен нәкъ менә шулай куярга уйладым.
Залда - табиблар. Һәркайсының йөзе таныш. Район, авыл җирендә яшәгәч, һәркайсын белгеч буларак та, кеше буларак та беләбез, аралашып яшибез. Хастаханә дигәч тә, ул бит әле соңгы чиктә барып егылыр урын гына түгел. Кешенең үз сәламәтлеген табиблар белән киңәшләшеп көйләве. Чит илләргә тәҗрибә уртаклашырга барган табиблар андагы халыкның хәрәкәтчән, актив тормыш алып баруы хакында сөйли - урамда йөргәндә йөгерүче, велосипедта йөрүче яисә җәяү сәяхәт итүчеләргә юлыгасың. ВОП табиблары барлыкка килү, илкүләм проект кысаларында яңарышлар да халыкның үз сәламәтлегенә кайгыртучанлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Шуңа да табиб белән пациент арасында ышанычлы элемтә булдыру табибтан һөнәри яктан да,кеше буларак та олы җавапчылык сорый. Сүз белән үтерәсең дә, терелтәсең дә.


Халыкның сәламәтлек торышына анализ ясаганда, үлүчеләр арасында беренче урында йөрәк-кан тамырларыннан авыручылар тора. Икенче урында онкологик авырулар. Өченчедә травма алучылар.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 22 февраль, 2012 14 (9659) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев