Табиблар үзләре килә: Актаныш районы авылларында мобиль медицина комплексы кабул итү графигы
Актаныш районы халкының сәламәтлеген ныгыту һәм медицина хезмәтеннән файдалануда уңайлырак шартлар тудыру максатыннан бу атна башыннан авыл җирлекләрендә мобиль медицина комплекслары эшли башлады.
22 июненнән 14 августына кадәр күчмә табиблар бригадасы районыбызның 8 торак пунктында кабул итүләр уздыра. Һәр авылда кабул итүләр бер атна дәвамында, дүшәмбедән җомгага кадәр оештырыла. Үзегезгә иң якын торак пунктны сайлап, кирәкле белгечләргә мөрәҗәгать итә аласыз.
Авыллар буенча медицина комплекслары кабул итү графигы:
• 22.06 – 26.06.2026 — Пучы авылы
• 29.06 – 03.07.2026 — Татар Суыксуы авылы
• 06.07 – 10.07.2026 — Татар Ямалысы авылы
• 13.07 – 17.07.2026 — Такталачык авылы
• 20.07 – 24.07.2026 — Яңа Әлем авылы
• 27.07 – 31.07.2026 — Иске Байсар авылы
• 03.08 – 07.08.2026 — Киров исемендәге совхоз бистәсе
• 10.08 – 14.08.2026 — Иске Сәфәр авылы
Кабул итүче белгечләр:
Мобиль медицина комплексы составында түбәндәге белгечләр – гинеколог, хирург, уролог, кардиолог, окулист, невролог, оториноларинголог (ЛОР) һәм эндокринолог кабул итә.
Моннан тыш, билгеле бер көннәрдә өстәмә рәвештә травматолог, дерматолог белгечләре эшләячәк, шулай ук УЗИ тикшеренүе үткәрү мөмкинлеге дә каралган.
Һәр авыл буенча табибларның төгәл кабул итү көннәрен һәм смена графигын сайтка беркетелгән таблицалардан карап белә аласыз.

Хөрмәтле райондашлар!
Сәламәтлегегезгә битараф булмагыз. Белгечләр авылыгызга килгән вакыттан файдаланып калыгыз, үзегезне тикшертергә онытмагыз. Вакытында узган диагностика – сәламәт киләчәк нигезе ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев