Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев: Без сезнең өчен хезмәт куябыз, берегезнең дә фикеренә битараф калмабыз!
Соңгы вакытта республикада аномаль күренеш: көн саен зур күләмдә күпләп кар ява. Шушы вәзгыятькә бәйле рәвештә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев район халкына мөрәҗәгать итеп, «Без сезнең өчен хезмәт куябыз, берегезнең дә фикеренә битараф калмабыз!» диде.
Кичә һәм бүген Актаныш районы территориясен кардан чистартуга 20 берәмлек техника җәлеп ителде. Карны чистарту белән, йөк машиналарына төяп түгү дә оештырылды. Шуңа күрә кар чистарту эше акрынрак барган кебек тоела.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев район халкына табигать шартларына бәйле рәвештә, юлларда сак йөрергә, бик кирәк булмаганда, юлларга чыкмаска чакырды:
Кар чистарту буенча килешү төзелгән оешмалар туктаусыз эштә. Кичә якшәмбе көнне дә барысы да эшкә чыктылар, кардан арындыру буенча эш оештырыла. Барлык урыннарда да карлар эттерелә. Әмма ике-өч сәгать эчендә киредән кар көртләре янә барлыкка килә.
Барыгызга да сабырлык телим, кечкенә балаларыгызның үзләрен генә юлларга чыгарып җибәрмәгез. Кирәкмәгән очракта машина белән хәрәкәт итмәгез.
Әгәр дә гадәттән тыш хәлдә каласыз, көрт баскан урыннан чыга алмыйсыз икән, 3-12-30 телефонына шалтыратып, Актаныш районының Бердәм кизү- диспетчерлык хезмәтеннән ярдәм сорагыз. Тиешле чараларны күрербез.
Актанышны кардан чистарту дәвам итә, хәзерге вакытта Ленин паркы, Җиңү паркы каршы, иртән-иртүк тротуарлар, юллар чистартылды. Кабат төштән соң да тротуарларны кардан арындыру дәвам итә.
Оешма-предприятие җитәкчеләре, барыгыз да тамбур, бина түбәләрен тикшерегез, вакытында кардан чистартыгыз.
Хөрмәтле райондашлар! Без сезнең өчен хезмәт куябыз, берегезнең дә фикеренә битараф калмабыз.
Зилә Хәмәтнурова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев