Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Инфраструктура

Соңгы 5 елда Актаныш районы үсешенә 8,7 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителде

Соңгы биш елда районның социаль-экономик үсешендә зур алгарыш сизелә. Торак йортлар, социаль объектлар, җәмәгать киңлекләре төзү, шулай ук юлларны һәм инфраструктураны төзекләндерүгә барлыгы 8 млрд 780 млн сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителде.

 Инвестицияләрнең еллар буенча бүленеше (млн сумнарда):

  • 2022 ел — 2 320,4

  • 2023 ел — 1 610,2

  • 2024 ел — 1 368,7

  • 2025 ел — 1 680,6

  • 2026 ел — 1 800,0

Төзелеш һәм яңа объектлар

Бу чорда районда халык тормышын уңайлырак һәм куркынычсызрак итүче дистәләгән мөһим объект кулланылышка тапшырылды. Алар арасында:

  • 1 медицина-диагностикалау үзәге;

  • 1 янгын сүндерү депосы;

  • 1 заманча мәктәп;

  • 5 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП);

  • 2 авыл җирлегендә башкарма комитет бинасы;

  • 3 спорт корылмасы;

  • 1 яңа парк.

 Капиталь ремонт һәм «Безнең ишегалды»

Заман таләпләренә туры китереп, райондагы 60-тан артык социаль объект, шул исәптән 20 күпфатирлы йорт капиталь ремонтланды:

  • 20 мәгариф объекты;

  • 21 сәламәтлек саклау объекты;

  • 2 мәдәният объекты;

  • 1 авыл хуҗалыгы объекты;

  • 3 социаль хезмәт күрсәтү объекты.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырылучы «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 3 ел эчендә 12 ишегалды тулысынча төзекләндерелде.

 Юл төзелеше һәм коммуналь хуҗалык

Районда юллар төзү һәм аларны ремонтлау эшләре ел саен планлы рәвештә дәвам итә. Соңгы биш елда бу максатка барлыгы 4 млрд 988 млн сум акча сарыф ителде (2022 елда – 1 млрд 997 млн, 2023 елда – 544 млн, 2024 елда – 887 млн, 2025 елда – 808 млн сум).

Агымдагы елда 591 млн сумлык региональ һәм 259 млн сумлык муниципаль юлларны ремонтлау планлаштырыла. «Татавтодор» оешмасы белән беррәттән, муниципаль юллар буенча да тиешле контрактлар төзелде.

Коммуналь системаларны яңартуга да аерым игътибар бирелә. Канализация челтәрләрен һәм суүткәргеч магистральләрне реконструкцияләү торак пунктларны су белән тәэмин итүне һәм санитария торышын сизелерлек яхшыртты.

Сәламәтлек саклау өлкәсендәге яңалыклар

Сәламәтлек саклау яңа дәрәҗәгә күтәрелде — районда заманча җиһазландырылган кабул итү-диагностика бүлеге төзелде.

Агымдагы елда:

  • Үзәк хастаханәнең стационар бүлегенә 236 млн сумлык ремонт үткәрелә;

  • Балалар сөт кухнясын яңартуга өстәмә акча бүлеп бирелде;

  • Бурсык авылындагы ФАПка капиталь ремонт ясала.

Дәүләт программалары ярдәме белән район инфраструктурасында һәм социаль өлкәдә сизелерлек, зур уңай үзгәрешләр күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев