"Татавтодор" Актаныш юлларын төзекләндерә
“Татавтодор” җәмгыяте, гадәттәгечә, һава торышы җылытуга чокырларны ремонтлау эшен башлап җибәрде.
Бүген “Татавтодор”ның төзелеш-монтаж эшләре мастеры Илнур Хәлилов җитәкчелегендәге бригада Актаныш-Бүләк авыллары арасындагы участокта, төгәлрәк әйткәндә, Чалманарат авылы янындагы юлның чокырларын ямау белән мәшгуль. Биредә өченче көн кызу эш кайный.
-Бу юллардагы асфальт искергән, шулай ук автомобиль хәрәкәте дә 2000 еллар белән чагыштырганда күпкә артты. Юлларда чокыр-чакырлар барлыкка килү табигый,- ди тәҗрибәле мастер.
Чокырларны төзекләндерүнең үз тәртибе: башта чокырның тирә-ягы шакмаклап киселә, тузаны, пычрагы өрдереп чистартыла. Кайнар асфальтны махсус бункерларда Чаллы шәһәреннән алып киләләр. Асфальт-бетон озак торсынга, чокырга бетон эмульсиясе салына. Асфальт салган урынны тырмалап, көрәк белән тигезлиләр. Тагын бер тапкыр катоклап, ныгытып куялар.
Юл төзүчеләргә районда эш фронты зур: иң мөһиме- төзекләндерелгәннән соң сыйфат ягы оешманың дәрәҗәсен төшермәсен.
Юлай Низаев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев