Күптән инде безне көткән,
Яшел чыршы чормада.
Нурын чәчеп, бәхет сибеп.
Балкый безнең арада.
Яңа елның төп бизәге
Яшел чыршы - гүзәлкәй
Яңа елда бүләк көтә
Олы, сабый - бәләкәй.
Яшел чыршы, алып килче!
Шатлык һәрбер кешегә!
Яңа елда, яңа өмет
Көтә һәрбер кеше дә!
Нет комментариев