Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы

Пучы мәктәбе директоры Алсу Шәйхетдинова: «Үсеш ноктасы» үзәгендә эшләү өчен укытучылар белемнәрен тагы да камилләштерәчәк

Татарстанда игълан ителгән «Цифрлаштыру елы»нда Пучы гомуми белем бирү мәктәбендәге физика, химия, биология кабеинетларының «Үсеш ноктасы» программасы кысаларында җиһазлануы, яңартылуы зур казаныш.

          Пучы гомуми белем бирү мәктәбендә 210 укучы белем ала. 2021-2022 нче уку елын зур уңышлар белән тәмамлаган мәктәп коллективы яңа уку елына зур өметләр белән аяк баса. "Мәгариф" милли проекты кысаларында ачылган "Үсеш ноктасы" үзәге белем учагын үтә дә заманча яңалыклар белән баетачак. 

            Авыл мәктәпләрендә "Үсеш ноктасы" үзәгенең ачылуы район өчен дә зур вакыйга.

         Цифрлаштырылган табигый фәннәр кабинетларында уку-укыту процессы белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Ильясов,

җитәкче урынбасары Ләйсән Нурлыева, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова танышты.

Җитәкчеләр физика, химия, биология дәресләрендә булды. 

             Физика кабинетында математика һәм физика укытучысы Нургалиева Ландыш Сәяф кызы 8 класс укучылары белән "Сыеклыкның савыт төбенә һәм стеналарына ясаган басымын исәпләү" темасына ачык чара күрсәтте.

             Биология кабинетында 7б класс укучыларына биология укытучысы Галеев Айзат Әхмәтгали улы "Бөҗәкләрнең авыз аппараты" темасына лаборатор эш алымнарын өйрәтте.

          Химия кабинетында Вагыйзова Алсу Мирзаян кызы 10 класс укучылары белән берлектә "Саф матдәләр һәм катнашмалар" темасы астында практик эш башкардылар.

          Мәктәп директоры Алсу Шәйхетдинова:

- Пучы мәктәбе укучылары 2022-2023 нче уку елында белем алуны цифрлы технологияләр кулланып башлый. "Үсеш ноктасы" үзәге лабораториясе химия, биология һәм физика дәресләрендә генә түгел,  дәрестән соң эшчәнлектә дә киң кулланылачак. Узган уку елларында без гади микроскоплар белән эшләдек. Лабораторияләр компьютерга Bluetooth- блютуз ярдәмендә тоташа. Укучылар үзләренең эшләгән эшләрен укытучының компютеры аша экранга чыгаралар. Җиһазлар тулысынча мәктәпкә кайтып бетте. Укытучылар компьютерларда эшли белә. Белем күтәрү курсларында мөгаллимнәр "Үсеш ноктасы" буенча эшләүне тагы да камилләштерәчәкләр, - дип яңа уку елына билгеләнгән максатлар белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев