Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" автор яңалыклары
-
БЕЗНЕҢ АНОНС:Радиода август аенда башкарылачак эшләр
Бүген, безнең көндезге радиоэфирда "Бакчачы почмагы"ның чираттагы чыгарылышгы көтелә. Әлеге сәхифә һәр чәршәмбе чыга. Эфир 103, 1 fm ешлыгында барачак, 13:00 сәгатьтә башланачак. Бүгенгесендә - август аендагы бакча эшләре хакында сөйләшербез.
-
"АКТАНЫШ ТАҢНАРЫ" ГАЗЕТАСЫНЫҢ 1945 ЕЛГЫ САННАРЫ:Нәрсәләр бар биредә?(ВИДЕО)
"Актаныш таңнары"ның 90 еллыгы уңаеннан турыдан-туры эфир уздырдык! Сүзне Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының Архив бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Галимҗановага тапшырдык. Аның чираттагы чыгышы "Актаныш таңнары" газетабызның - 1945 елгы саннары тупланмасы хакында булыр.
-
РЕЙДЛАР МАКСАТЫ: Су коенганда - аянычлы хәлләр булмасын!(+БЕЗНЕҢ ФОТОЛАР)
Соңгы көннәрдә республикада коры, кояшлы һава шартлары тора. Күпләр эсселектән котылу өчен суга керергә ашыга. Бүген Актаныш районының 103 янгын сагы хезмәте җитәкчесе урынбасары Мияссәр Зарипов, вәкаләтле вәкилләр һәм вакытлы матбугат хезмәткәрләре катнашында Актанышның су керү урыннарына чираттагы рейдка чыгылды.
-
"Баламишкин"лыларда - искиткеч проект!
Актаныш районының дан-шөһрәтле "Баламишкин" гармунчылар ансамбле "Күңелләрдән - гармуннарга, гармуннардан - авылларга" проекты белән авылларыбызга мәдәни десант ясый.
-
АКТАНЫШТА "КЫР КӨНЕ-2022" УЗДЫ!(+ПОДКАСТ, +ФОТОРЕПОРТАЖ)
Биредә безнең "Актаныш-информ" иҗат төркеме дә хезмәт куйды. Әлеге күңелле, олы әһәмияткә ия булган вакыйгадан "Актаныш таңнары" газетасына, радиоэфирга, "Актаныш авазы" ТВның "Хәбәрләр" тапшыруына репортажлар, материаллар әзерләнә. "Әнәк агрофирмасы җирлеге бүген гөрләп торды.
-
Кара җиләк ни турында сөйли?
Кара җиләккә бәйле халык сынамышлары бар. Кара җиләккә бәйле халык сынамышлары бар. Ул сынамышлар көз һәм кышның ничек киләчәген билгеләргә ярдәм итә.
-
25 ФОРМА КИҢӘШМӘДӘН:Ак күгәрченнәр - Аккүзгә очты!
25 форма киңәшмә - мөһим, кирәкле, күп кенә четерекле мәсьәләләргә чишелеш юлы билгеләүче утырыш. Чираттагы киңәшмә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов, социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашында узды.
-
ПӘНҖЕШӘМБЕ КИЧЕНДӘ: “Китап” радиосы десанты белән “Актаныш таңнары”ннан шәп чара!
Бүген Актанышта кич белән «Китап» милли радиосының Татарстан районнары һәм шәһәрләре буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән автомарафоны тукталыш ясады. Бик зур, дәртле уеннарга, җыр-моңнарга бик бай чара булды.
-
СӘЛАМӘТ РУХ:"Бүләк"тә ял итүче балалар ГТО тапшырды(+ФОТО, +ВИДЕО)
Инструкторлар һәм тренерлар балалардан спорт сынауларын үтәү буенча зачетлар кабул иттеләр, башкарылган эшләрдән һәм алынган нәтиҗәләрдән бар да бик канәгать калдылар.
-
РАЙОН ҖИТӘКЧЕСЕ ЛЕНАР ЗАРИПОВ:"Үзебез дә яшьлектә ДНДда йөрдек"(+БҮЛӘКЛӘНҮЧЕЛӘР СПИСОГЫ)
Хәбәр иткәнебезчә, Актаныш хакимиятенең кече утырышлар залында районда тәртипне, хокукны саклау буенча махсус комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибенә чыгарылган сораулар каралды. Лаеклылар, Актаныш районында хокукны саклауда актив катнашкан гражданнар хөрмәтләнде, акчалата премия белән бүләкләнде.
-
ПОДКАСТ: Бакча җиләгеннән мул уңыш алам дисәң!
Студиябезнең даими кунагы, районыбызның танылган бакчачысы Дания ханым Сәетзадинага микрофонны тапшырдык. Ул әлеге тематика буенча үзенең файдалы киңәшләрен бирә. Рәхим итеп тыңлагыз!
-
КӨН ТЕМАСЫ:Актанышка "Китап" радиосы десанты килә!
21 июльдә, Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш районы мәдәният учагы янәшәсендә, 18:00 сәгатьтә очрашабыз, мөхтәрәм райондашлар!
-
ХОКУК САГЫНДА:Тәртип булсын районда!(+ФОТОЛАР)
Утырышта Актаныш муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчелеге, комиссия әгъзалары, җирле үзидарә органнары, структур бүлекчәләр, хокук саклау органнары белгечләре һәм "Актаныш-информ" журналистлары катнашты. Ул район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов рәислегендә үтте.
-
УМАРТАЧЫЛАР ӨЧЕН КЫЗУ УРАК ӨСТЕ БАШЛАНА:Актаныш умартачыларының хәлләре ничек?
Һөнәр - кулдагы алтын беләзек. Мәкаләм геройлары шушы мәкальнең тормыштагы ачык мисалы. Безнең иҗади төркем Сәфәр җирлегендәге умарталыкка барды, биредә районыбызның танылган умартачылары Рил Әхмәтҗанов һәм Рисун Хәйдәров белән очрашты.
-
ТЕШ ТАБИБЫ ӘСХӘР ЗАМАНОВ:"Сары мәтрүшкә күпкә файдалырак!"
Безнең мөхәррияттә кызыклы, булдыклы, олы ихтирамлы райондашлар булып торалар. Алар хакындагы төрле материалларыбыз чыга бара. Актаныш районының абруйлы теш табибы, инде 40 ел медик булып эшләгән, үрнәкле гаилә башлыгы Әсхәр абый Замановны - шифалы һәм дару үләннәре җыю остасы буларак та беләбез. Ә безнең укучылар аның бу осталыгын беләләр идеме икән?