Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" автор яңалыклары
-
Хәвефсезлек – үз кулларыбызда
Бу көннәрдә районыбыз җирлегендә кар явуы ешрак күзәтелә. Метеорологлар алда көткән бәйрәм ялларының кар-буранлы булуын фаразлый.
-
ВАКЫТЛЫ МАТБУГАТКА ХӨРМӘТ - ЯШЬТӘН ҮК!
Бүген «Актаныш-информ» сайтында узган конкурс җиңүчеләрен бүләкләдек.
-
АКТАНЫШКА ЭШ СӘФӘРЕ БЕЛӘН ВАСИЛ ШӘЙХРАЗЫЕВ КИЛДЕ
Быелның 10нчы сентябрендә Казахстанның Семей шәһәрендә зур Сабантуй бәйрәме планлаштырыла. Актаныш районы биредә Татарстан Республикасын тәкъдим итә, төбәгебезнең йөзен күрсәтәчәк. Әлеге чарага әзерлек эшләре уңаеннан бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән ТР Премьер-министрның урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев килде.
-
АКТАНЫШТА: "БҮЛӘК" ЧЫН ПИОНЕРЛАРНЫ ТӘРБИЯЛИ(+БЕЗНЕҢ ШӘП ВИДЕО, +ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагереның 4нче агымын ачу тантанасы оештырылды. Агым ачылу бәйрәм кичәсе белән балаларны һәм әйдәманнарны Актаныш муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде һәм имин яллар теләде.
-
Район җитәкчесе Ленар Зарипов актанышлыларны шәхси сораулар буенча кабул итте
Бүген Актаныш районы хакимиятендә Ленар Зарипов тарафыннан шәхси мөрәҗәгатьләр һәм сораулар белән кабул итү булды.
-
ЛИМОН БЕЛӘН КЫЯР ТОЗЛАУ
Әлеге рецепт белән тозланган кыяр тәмле, кетердәп тора, озак саклана.
-
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА:Гүя басу батыры–яшьләр!
Ил муллыгы, Ходай кодрәте–изге һәм бәрәкәтле туган җиребездә. Бодай, арыш, арпа үсәләр кыр-басуларда дулкынланып. Тир түгеп, җан биреп үстергәннәр җитез игенчеләр, сокландыра аларның хезмәт мисалы. Бу сүзләрнең һәркайсы Актаныш районының Чалманарат якларындагы "Наратлы хуҗалыгы кыр-басуларында эшләүче мөлаем егетебез, бик итәгатьле, әдәпле, эшкә мөкиббән Сәйдәш Шакировка туры килеп тора.
-
ТАТАРЛЫГЫМ-ГОРУРЛЫГЫМ: Актанышлылар Башкортстан татарларын каршыладылар, хөрмәтләделәр!(+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген иртә-таңнан М7 юл трассасының Актаныш районы Байсар якларында күрше төбәктән килгән милләтәшләрне каршыладык. Биредә, кунакларны хөрмәтләү чарасында районыбызның Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева, Әлфия Авзалова исемендәге Актаныш мәдәният сарае сәнгатькәрләре, үзешчән артистлар һәм без - "Актаныш-информ"чылар катнаштык. Сәфәрчеләр башкалабыз Казанга - Бөтендөнья татар конгрессы съездына юл тоталар.
-
Суда йөзү - файдалы
Саулыкны ныгытуга булышлык итә.
-
АКТАНЫШНЫҢ «АК КАЛФАК»ЛЫЛАРЫ:Мамадыштагы күчмә утырышта булдылар!(+ФОТОЛАР)
15-16 июль көннәрендә Татарстанның Мамадыш шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Региональ»Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасынын күчмә утырышы узды. Безнең Актаныш районыннан да бирегә делегатлар чакырулы иде. «Ак калфак»ның урындагы җирле бүлекчә рәисе, муниципаль районның Башкарма комитетның Архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова һәм «Актаныш-информ» җитәкчесе-баш-мөхәрриренең радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова катнаштылар.
-
Актанышның ЗАГС бүлегендә 50нче пар тантаналы төстә язылышты(+ВИДЕО, +ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Бәхетле, матур һәм күркәм пар - Актаныштан Руфинә Ибраһимова һәм Райзат Галимовлар. Алар Актаныш ЗАГСы бүлегендә агымдагы елда теркәлүче 50нче пар булдылар. Аларның тормыш юлындагы иң гүзәл вакыйгаларының берсен - туйлары шатлыгын "Актаныш-информ"чылар да уртаклашты. Яшь пар 6 ел буена очрашып йөрегән, Казанда яшиләр, Актаныш җиренә әти-әниләренә кайтып йөрергә планлаштыралар.
-
АКТАНЫШ МӘКТӘПЛӘРЕ ЯҢАРА:Ремонт эшләре яхшы бара!(+ФОТОЛАР)
1 сентябрьдә мәктәпкә барган көнен кайсыбыз гына хәтерләми икән!? Өстәге өр-яңа форма, кулдагы яңа сумка белән генә түгел, буяу исе аңкып торган класс-коридорлары белән дә күңелдә саклана ул. Мәктәпләр ел саен укучыларын матурланып, үзгәреп каршы ала. Хәзерге вакытта мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү буенча районда тулы куәтенә эш бара.
-
"Күңелләрдән - гармуннарга, гармуннардан - авылларга" - Зөбәер халкына!(+БЕЗНЕҢ ВИДЕО+ФОТОЛАР)
Актаныш районының Зөбәер авылында яңгыраган дәртле көйләрдән аяклар биергә тартыла, күңелләр дулкынлана. Кичә биредә яңгыраган гармун көйләре ата-бабаларыбыз яшәгән чорга алып кайтты... "Баламишкин" ансамбле гармунчылары янәдән тамашачылар белән очрашуда, җыр-моң сөючеләрнең күңелен яулый!
-
БЕЗНЕКЕЛӘР-ОМСКИЙДА:Алдынгылар булсыннар!
Шушы көннәрдә инде 18 тапкыр Бөтенрәсәй җәйге авыл спорт уеннары бара. Ул Омск өлкәсенең Ростовка торак пунктында үтә. Куанычлы, биредә безнең районның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев һәм Актанышның танылган спортчылары катнаша. Алар арасында: Рәмис Хәсәнов, Лилия Сибгәтуллина, Нәзилә Мөхәммәтова, Динислам Закиров, Рәвил Хаҗиев һәм Айгөл Хаҗиевалар да бар, аеруча шатлыклы.
-
КОЛЛЕГАБЫЗ ӘЛФИЯ МӨХӘММӘТОВА:"Бәллүр каләм"дә номинант булды!(БЕЗНЕҢ ӘҢГӘМӘ)
Тиздән, "Бәллүр каләм" конкурсы комиссиясе 2022 елгы җиңүчеләрен игълан итәчәк. Әлеге зур күләмдә уздырылган һөнәри конкурста журналистлар гына түгел, ә фотохәбәрчеләр, фоторепортёрлар һәм операторлар да катнаша ала. Безнең "ТАТМЕДИА" АҖ "Актаныш-информ" мөхәрриятендә хезмәт куючы, баш мөхәррир-җитәкчебезнең радиотапшырулар буенча урынбасары, диктор, Татарстанның Журналистлар берлеге әгъзасы, инде әлеге конкурста 3 мәртәбә номинант Әлфия Марсель кызы Мөхәммәтова да матур уңышларга иреште! Ул "Журналистикага тугрылык өчен" номинациясендә билгеләнде.