Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

АКТАНЫШТА - ЗОНА СЕМИНАРЫ: “Әнәк” агрофирмасы базасында “Казан Агрохимсервис” җәмгыяте агрономнар өчен укулар оештырды (+ФОТОЛАР)

Бүген Актаныш районының “Әнәк” агрофирмасы базасында “Казан Агрохимсервис” җәмгыяте агрономнар өчен укулар оештырды.

Республиканың 11 районыннан килгән белгечләрне бергә туплаган семинар зона статусы алып, ул эшлекле төстә үтте. Аның эшендә шулай ук хуҗалык җитәкчеләре, баш технологлар да катнашты.


Мәгълүм булганча, әлеге җәмгыять авыл хуҗалыгы үсемлекләрен чүп үләннәреннән, авырулардан һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау өчен химик препаратлар сату белән шөгыльләнә. Агрономнар өчен комплеклы мәсьәләләрдә ярдәм йөзеннән оештырылган укуларда төп тема булып рапс һәм бөртекле культуларны тукландыру, эшкәртү, агулау ысуллары торды. 


Әлбәттә, ничә еллар җир белән турыдан-туры эшләүче агрономнар да әлеге чараларның бик кирәк булуын, алардан кирәкле мәгълүмат алып, хезмәтне тагын да нәтиҗәлерәк итеп була дип саный.


Биредә күрсәткеч материаллар да бик күп мәгълүмат бирергә сәләтле иде. АПВУ-9 кыр сиптергече, UTA-3000 үзйөрешле сиптергеч тәкъдим ителде. Аларның үрнәкләре үзебезнең “Әнәк” агрофирмасында  да сыналган. 


Оештырылган әлеге чара бик кирәкле дә, файдалы булуы белән зур әһәмияткә ия дип искәртте семинарда катнашучылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев