Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Әнәк» агрофирмасы язгы кыр эшләре рейтингын әйди

Быелгы карлы кыштан соң язгы кыр эшләре соңга калыр кебек тоелса да, кояшлы җылы көннәр үзенекен итте- берничә көн эчендә басу-болыннардагы калын кар катламы эреп юкка чыкты. Районыбызның аграр тармак хезмәтчәннәре үз вакытында язгы кыр эшләренә тотынды.

Язгы кыр эшләрен районыбызда беренчеләрдән булып «Әнәк» агрофирмасы башлап җибәрде. Агрофирма барлык төр кыр эшләрен башкаруда алда бара.  2485гектар мәйданда көзге, 2212 гектар мәйданда күпьеллыклар минераль ашламалар белән тукландырылды. 27 гектар көзге һәм 1070 гектар күпьеллык культуралар дым белән каплатылды.

Зяб сөрү буенча район хуҗалыклары арасында Нур Баянлылар беренчелекне әйди. 2668 гектар мәйданның 1166 сында туфраклар язгы чәчүгә әзер. «Таң», «Ташкын», «Чишмә» хуҗалыклары, «Әнәк» агрофирмасында да матур гына күрсәткечләргә ирешеп киләләр.

Актаныш районында 13796 тонна чәчүлек орлыкның10636 тоннасы кабат эшкәртеп чыгылды, 3454 тоннасы инструктацияләнде (агулау турында сүз бара). 

Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт табылырмы? Хөрмәтле игенчеләребез! Башкарган эшләрегез уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев