Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Ипподром» мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Ярминкәдә Актаныш районы хезмәтчәннәре зур активлык белән катнаша.
Бүгенге ярминкәдә Кәзкәй, Киров, Такталачык, Чалманарат, Татар Суыксуы, Татар Ямалысы, Чуракай, Күҗәкә һәм Түке җирлекләре вәкилләре, шулай ук «Актаныш икмәге» һәм «Актаныш кошлары» оешмалары катнаша. Алар халыкка 9 баш эре мал, 2 ат, 6 сарык, тавык ите, бал һәм башка күптөрле авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итә.
Ярминкәнең төп максаты — шәһәр халкын экологик чиста, үзебезнең районда җитештерелгән продукция белән тәэмин итү генә түгел, ә авыл хуҗалыгы традицияләрен саклау һәм алга таба үстерү дә. Актаныш районныннан килгән фермерлар һәм хезмәтчәннәр үзләренең хезмәтләре, тәҗрибәләре белән уртаклашып, ярминкәгә аерым бер матурлык, җанлылык өрделәр.
Район авыл хуҗалыгы башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев ярминкәдә катнашучыларга ихлас рәхмәт белдерде. Чөнки бу сәүдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату гына түгел, ә шәһәр һәм авыл арасындагы бәйләнешне ныгыту, халыкның сәламәт туклануына өлеш кертү өчен дә мөһим.
Бүгенге ярминкә Актаныш районының авыл хуҗалыгы потенциалын тагын бер тапкыр күрсәтте. Район хезмәтчәннәре үз эшләренә тугрылыклы булып, шәһәр һәм авыл халкын сыйфатлы продукция белән тәэмин итүне дәвам итәләр. Аларга алга таба да уңышлар, мул табыннар һәм сәламәтлек телибез!
Нет комментариев