Бүген Актанышта патриотик чараларда катнашкан күрше Башкортстанның Дүртөйле шәһәреннән «Хәрби кардәшлек» («Боевое братство») оешмасы ветераннары Раил Фәезов белән Рафаэль Гыйззәтуллин «Движение Актаныш» — «Актаныш хәрәкәте» волонтерлары белән дә очраштылар. Очрашуда үз күзләре белән махсус хәрби операция зонасын күргән, төрле хәрби сынаулар узган ветераннар тылдагы эшләрнең әһәмиятен аеруча билгеләп үттеләр.
Кунаклар биредә көнне-төнгә ялгап маскировка челтәрләре үрүче апалар белән җылы итеп сөйләштеләр. Ветераннар һәр күзәнәгенә күңел җылысы һәм изге теләкләр салынып үрелгән әлеге челтәрләрнең алгы сызыкта никадәр кирәкле һәм кыйммәтле икәнен ассызыкладылар, волонтер апаларга солдатларга күрсәткән олы ярдәмнәре һәм фидакарьлекләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Бүген Актаныш районында бу изге эш чын мәгънәсендә халык хәрәкәтенә әверелде: Балалар иҗат үзәге базасында, авыл җирлекләрендә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм мәдәният йортларында маскировка челтәрләре үрү бик оешканлык белән алып барыла. Һәр җирдә уртак максат — якташларыбызга һәм барлык Ватан сакчыларына терәк булу.
Очрашу ахырында тыл хезмәтчәннәре әзерләгән челтәрләрне пөхтәләп төргәкләп, Дүртөйле ветераннарына да тапшырдылар — барлыгы 50гә якын маскировка челтәре озатылды. Тиздән бу япмалар ветераннар ярдәмендә махсус хәрби операция зонасына, алгы сызыкка юл тотачак һәм ут эчендәге солдатларыбызны сакларга хезмәт итәчәк.
Нет комментариев