Минтимер Шәймиев турында фильм өчен төшерүчеләр Пучы балалар бакчасында
Мәгариф яңалыклары

Минтимер Шәймиев турында фильм өчен төшерүчеләр Пучы балалар бакчасында

19 ноябрьдә Пучы балалар бакчасында истәлекле вакыйга булды: якташыбыз, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев турындагы документаль фильм өчен сюжетлар төшерү максаты белән Мәскәү шәһәреннән «Мир» телеканалы килде.

Төшерү төркемен милли кием кигән, икмәк һәм чәк-чәк тоткан балалар каршы алды, алар бакча буйлап экскурсия үткәрделәр һәм кунакларны музейга озаттылар. Музейдагы күренекле якташларыбызга багышланган экспозиция белән таныштырдылар.

Бакчабызның мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары башкаруындагы татар халык уеннары Мәскәү кунакларына аеруча нык ошады.


Нет комментариев