Ноябрь аенда Татарстанның Актаныш районы мәдәни тормышының иң якты вакыйгаларының берсе — Азат Закиров истәлегенә багышланган районкүләм бию бәйгесе уза.
Бәйге бу атнада ике зонада оештырыла:
-
19 ноябрь, 18:00 — Киров мәдәният йортында (катнашалар: Киров, Сәфәр, Байсар, Чуракай, Яхшый авыллары).
-
20 ноябрь, 18:00 — Яңа Әлем авылы мәдәният йортында. Бу зонада Уразай, Теләкәй, Актанышбаш, Аеш, Кәзкәй, Богады, Аккүз һәм Татар Ямалысы авылларыннан килгән иң яхшы бию коллективлары чыгыш ясаячак.
Бәйгенең максаты — халык биюләре традицияләрен саклау һәм яшь талантларны ачыклау. Тамашачыларны матур биюләр, милли киемнәр һәм иҗади атмосфера көтә.
Оештыручылар барлык бию сөючеләрне һәм мәдәният дусларын кичәләргә чакыра.
Нет комментариев