Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбендә Башкортстанның Дүртөйле шәһәреннән килгән «Хәрби туганлык» («Боевое братство») оешмасы ветераннары укучылар белән очрашты. Раил Фәезов һәм Рафаэль Гыйззәтуллин яшь буынга хәрби хезмәт, сугышчан тормыш тәҗрибәсе, Ватан алдындагы бурыч һәм тыныч тормышның кадере турында сөйләделәр.
Үлемнән саклап калган истәлекләр
Күрше республикадан килгән кунаклар үзләре белән гади булмаган экспонатлар да алып килгән иде. Укучылар төрле хәрби кампанияләрдән һәм махсус хәрби операция зонасыннан кайтарылган корал үрнәкләрен, саклагыч бронежилетларны, башка хәрби кирәк-яракларны үз күзләре белән күрделәр. Һәрбер әйбернең үз тарихы, үз хәтере бар.Очрашуның иң тәэсирле мизгелләренең берсе – Чечня сугышы ветераны, махсус хәрби операциядә катнашкан Раил Фәезовның шәхси истәлекләре белән уртаклашуы булды. Ул укучыларга үзен саклап калган, үлемнән алып калган әйберләрен күрсәтте.
– Мин Дүртөйле шәһәреннән, «Боевое братство» оешмасы әгъзасы булып торам. Безнең төп эшебез – балаларга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү. Аларга илне яратырга, кирәк булганда аны сакларга әзер булырга өйрәтү, үткән сугышлар турында сөйләү максатыннан мәктәпләргә йөрибез.
1995–1996 елларда Чечня сугышында катнаштым. Аннан соң хезмәтемне Дүртөйле тикшерү изоляторында дәвам иттем, төрле вазифалар башкардым. Пенсиягә чыккач та эшләвемне дәвам итәм.
Махсус хәрби операция башлангач, күңелем белән үземә урын таба алмадым. «Ничек инде егетләребез алгы сызыкта, ә мин монда?» – дигән уй тынгылык бирмәде. 2023 елда алты айлык кыска вакытлы контракт төзеп, Донецк Халык Республикасында махсус хәрби операциядә катнаштым. Шул елның сентябрендә яраланып кайттым, – дип сөйләде Раил Фәезов.
«Без дә кайчандыр ветераннар сөйләгәннәрне тыңлап үстек»

– Без мәктәптә укыганда, безнең белән очрашуларга Бөек Ватан сугышы ветераннары, аннан соң Әфган сугышында катнашкан ветераннар килә иде. Аларның сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңлый идек. Шул абыйлар кебек булырга, кыю, батыр булырга хыялланып үстек. Инде хәзер үзебез дә күргәннәребезне, кичергәннәребезне яшь буынга җиткерергә, балаларны Ватаныбызны яратырга, аны сакларга әзер булырга өйрәтергә тырышабыз. Безнең төп максатыбыз да шул – яшьләр күңелендә илгә тугрылык, патриотлык хисләре тәрбияләү, – дип уртаклашты Раил Фәезов.
Икенче кунак – «Хәрби туганлык» оешмасының Дүртөйле бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйззәтуллин да үзенең хәрби тәҗрибәсе белән уртаклашты.
– Мин Чечня кампаниясенең икенче чоры ветераны. 2011 елда Төньяк Кавказда хезмәт итәргә туры килде. Чечня җитәкчелеге Башкортстан Республикасы хөкүмәтенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, «Смерч» махсус отряды составында барып, җәмәгать тәртибен саклауда катнаштык, халыкка һәм җирле хезмәткәрләргә ярдәм иттек, төннәрен колонналарны озата йөрдек.
Һөнәрем буенча өлкән инструктор-кинолог. Җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә бүген дә үз вазифамны башкарам. Мәктәпләр белән килешеп, укучыларга Чечня кампаниясеннән һәм махсус хәрби операциядән алып кайтылган экспонатларны, корал үрнәкләрен күрсәтәбез, аларның тарихын аңлатабыз. Коллекциябезне киләчәктә тагын да тулыландырырга ниятлибез, – диде Рафаэль Гыйззәтуллин.
Тыныч тормышның кадерен аңларга өйрәтүче очрашу
Мәктәп директоры Альберт Мансуров билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә әһәмиятле. Батырлык дәресендә алтынчы, җиденче, тугызынчы һәм унынчы сыйныф укучылары катнашты.
– Бүген мәктәбебездә бик эчтәлекле, кирәкле патриотик чара узды. Дүртөйле районыннан махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез, Раил һәм Рафаэль килде. Аларның сөйләгәннәре балалар өчен бик мөһим. Мондый очрашулар тыныч тормышның кадерен тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Без дә, укучылар да бүгенге көннең тыныч булуын, илебездә тизрәк тынычлык урнашуын телибез. Егетләргә килгәннәре, тәҗрибәләре белән уртаклашканнары өчен зур рәхмәт! – диде Альберт Мансуров.

Очрашу рәсми чыгышлар белән генә чикләнмәде. Укучылар ветераннарга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, экспонатлар белән таныштылар, кунакларның шәхси истәлекләрен зур кызыксыну белән тыңладылар.
Күрше республикадан килгән ветераннар белән аралашу балаларга тарих дәреслекләрендә генә укып белгән вакыйгаларга башкача карарга мөмкинлек бирде. Чөнки кайбер әйберләрне китаптан укып кына түгел, шул юлларны үткән кешеләрнең үз авызларыннан ишетү аеруча тәэсирле.
Батырлык дәресе укучылар күңелендә Ватанга тугрылык, тыныч тормышка хөрмәт һәм ил язмышына битараф булмау хисләрен ныгытты.
Нет комментариев