90 нчы яшендә тележурналист, язучы, ТАССР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе ветераны Индус Сирматов вафат.
Индус Фатих улы Сирматов Актаныш районының Чиялек авылыннан. Башта туган авылында, аннары берникадәр вакыт күрше Чуракай һәм Байсар мәктәпләрендә укып, Алабуга педагогия институтының тел-әдәбият факультетына укырга керә.
Институтны тәмамлаганнан соң Апас районында чыга торган «Бригадир» газетасы редакциясендә бүлек мөдире, соңрак комсомолның Апас райкомы беренче секретаре булып эшли.
1963 елда Казан телестудиясенә эшкә килә, һәм шуннан соң Индус Сирматовның бөтен хезмәт юлы телевидение студиясе белән тыгыз бәйле була. Биредә ул озак еллар әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире вазифасын башкара. Нәкъ менә шул чорда Наилә Ногманова белән популяр «Җомга көн кич белән» тапшыруын алып бара.
Индус Сирматовны татар әдәбиятында телевизион драматургия жанрын башлап җибәрүчеләрнең берсе дияргә мөмкин. Аның пьесалары һәм сценарийлары буенча куелган «Ялгыз учак» (1994), «Сугышның ике көне» (1995), «Яңа фатир» (1996) телевизион спектакльләре, Нәкый Исәнбәтнең фольклор әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән унике серияле «Мырау батыр», Мәхмүт Хәсәнов романы буенча куелган җиде серияле «Язгы аҗаган», Ибраһим Гази трилогиясе буенча төшерелгән «Онытылмас еллар» телевизион спектакльләре әдип иҗатының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.
Нет комментариев