Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Бүген районыбызның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр (фото һәм видео)

Актаныш районы- авыл хуҗалыгы төбәге. Тырыш игенчеләр, хезмәт сөючән терлекчеләр яши бездә. Бүген районыбызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.

          Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате тармагында эшләүче алдынгыларны,  лаеклы ялга чыккан ветераннарны, җитәкчеләрне тәбрикләп иң изге теләкләрен юллады. 


       - Өстәлебез икмәкле, илебезнең бай булуы Сезнең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Көнне төнгә ялгап, кайчак сәламәтлегегез, вакытыгыз белән исәпләшмичә эшләвегез өчен зур рәхмәт,- диде Ленар Рафак улы.

         

 Бәйрәмгә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да килгән иде. Әлфия Гомәр кызы бар халык исеменнән, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы исеменнән илебезне туендыручыларга олы рәхмәтен җиткерде.


             Ленар Зарипов белән Әлфия Когогина алдынгы хезмәтчәннәргә Татарстан Республикасы Хөкүмәте бүләкләрен- "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре", "Татарстанның атказанган терлекчесе", "Татарстанның атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исемннәр тапшырдылар. Шулай ук райондашларыбыз башка мәртәбәле бүләкләргә дә лаек булды.  

      Актаныш районы быелгы хуҗалык елында барлык күрсәткечләрдән чыгып төзелгән республика рейтингында сигезенче урында бара. Игенчеләрнең тырыш хезмәте белән районыбыз кырларыннан 175 мең тонна бөртеклеләр җыеп алынды. 2023 нче ел уңышы өчен 9750 гектар мәйданда көзге чәчү башкарылды. Терлекчеләр 2022 нче елда 5876 тонна сөт, 4400 тоннадан артык ит җитештерелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев ил табыныны баетудагы хезмәтләре өчен барлык игенче-терлекчеләр алдында рәхмәт әйтеп башын иде. 

Реклама

    

        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев