Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ИКМӘК ӨЧЕН КЫЗУ КӨРӘШ БАРА: Актаныш районының 12 комбайнчысы беренче меңлекне “җиңде” (АЛДЫНГЫЛАРНЫҢ ИСЕМЛЕГЕ ҺӘМ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕ)

Чит ил һәм зур егәрлекле кыр корабларын иярләүчеләр төркемендә 1 мең тоннаның аргы ягына чыгучы комбайнчылар Актаныш районы хуҗалыкларында дистәгә якын.

Быел Татарстанда комбайнчылар бәйгесенә 490 грант премиясе каралган. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  шулай дип белдерде. Грантның 200е районнарда җиңүчеләрне үзләре билгеләсен өчен биреләчәк. Моның өчен 20 млн сум күләмендә бюджет акчасы каралган.

Бүгенге көндә Татарстанда бу исемлекнең башына чыгу өчен шактый кызу көрәш бара. Урып-җыю кампаниясенең экватор сызыгына гына җитсәк тә, кайбер комбайнчыларның суктырылган икмәк күрсәткече ике мең тоннага якын. 

Актаныш районы кыр батырлары да республика күләмендә мактап телгә алырлык нәтиҗә күрсәтә бүген. “Акрос-530”, “Дон-1500” төркеме комбайннары арасында “Актаныш” агрофирмасыннан Зәки Җәмилов иң алдынгы сызыкта бара. “Акро-530” комбайны белән ул 1154 тонна ашлык суктыруга ирешкән. “Әнәк” агрофирмасы  уңганнары Хамис Фәррахов белән Уалихан Әдәмбаевлар әлеге төркемдәге лидердан бераз гына калыша – бүгенге көндә аларның күрсәткече 1094 тоннадан артыкны тәшкил итә. 

Чит ил һәм  зур егәрлекле кыр корабларын иярләүчеләр төркемендә 1 мең тоннаның аргы ягына чыгучы комбайнчылар Актаныш районы хуҗалыкларында дистәгә якын. Алар арасында лидерлык позициясе “Актаныш” агрофирмасыннан Эльбрус Мөхәммәтовта. Ул бүгенге көнгә “Нью Холланд” комбайны бункерыннан 1339 тонна икмәк бушатырга өлгергән. 


“Әнәк” агрофирмасыннан  Валерий Солтанов шушы ук марка комбайнда 1176 тонна ашлык суктырган. Аның үкчәсенә үк басып килүче алдынгы комбайнчы Фәрит Нәбиев та “Әнәк” агрофирмасы хезмәткәре. Ул “Акрос-595” белән 1168 тонна бөртеклеләрне җыйнауга ирешкән. “Актаныш” агрофирмасы механизаторлары Нияз һәм Илмир Гайнановлар шулай ук бер мең биеклеген “алган” комбайнчылар. “Акрос-595” маркалы кыр корабында алар 1122 һәм 1031 тонна ашлык суктырганнар. “Әнәк” агрофирмасыннан Фәндүс Салиховның эш күрсәткече – 1035 (“Акрос -595), Алмарис Шәрәфиевныкы – 1013 (“Торум -740”), Имәгыйль Салиховныкы – 1009 (“Акрос-595”) , “Чишмә” хуҗалыгыннан Илнур Шәйдуллиннныкы 1030 (“Акрос -585”) тонна. Афәрин, җир уллары! 

Район буенча барлык комбайнчыларның эш күрсәткечләре белән танышыгыз! 

Реклама

Сүз уңаеннан, оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 16 август көненә  Актаныш районы буенча   арыш - 4210, арпа - 4295, көзге бодай 5770  гектарда җыеп алынган. Актаныш районында шулай ук язгы бодай һәм солыны ала башладылар. 

Район кырларыннан амбарларга барлыгы 65000 тонна ашлык озатылган. Бер гектардан чыккан уртача уңыш 35,6 центнерны тәшкил итә.  

Актаныш районы басу-кырларында урып-җыю эшләре 39,2 процентка башкарылган (барлык мәйданның  18300гектарында). 

Маллар  өчен печән 15000 тонна әзерләнгән, 135300 тонна сенаж базларга салынган. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 19,3 центнер азык берәмлеге туры килә. 
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X