Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Нигез» хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлилов: Хуҗалыкта көнгә бер кадак сукмасаң-җимерелә башлый (фото һәм видео)

Бүген районыбызның «Нигез» хуҗалыгында еллык эшчәнлеккә анализ ясап, киләчәккә планнар билгеләп китә торган гамәли киңәшмә узды. Семинар эшендә район башлыгы Ленар Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкче-белгечләре, хуҗалык рәисләре, баш инженерлар катнашты.

               Гамәли киңәшмә барышында "Нигез" хуҗалыгы амбарларындагы быел җыеп алынган икмәк, орлыкка куелган бөртеклеләр сакланышы каралды.

Хуҗалыкның машина-трактор паркы, язгы чәчү, урып-җыю, терлек азыгы әзерләү техникалары һәм агрегатларын төзекләндерүне күздән кичерделәр.

 

            Нигез хуҗалыгы терлекчелек юнәлешендә зур яңарыш кичерә. Моны авылдан фермаларга таба бер караш ташлаудан ук аңлыйсың.

Буйдан -буйга тезелеп киткән яңа терлек тораклары, алардагы терлекләр ветеринария таләпләрен төгәл үтәп  тәрбияләнә.

Быел гына лейкозлы малларның барысын да озатып, 50 баш тана кайтарыла. Хәзер бу таналар бер-бер артлы бозаулату торакларына күчә. Димәк, "Нигез"дә алдагы елда 100 баш сәламәт савым сыеры булачак дигән сүз бу. 

          "Нигез" хуҗалыгы райондагы авыл хуҗалыгы җирләренең 2 000 га мәйданын били. Көн саен хуҗалык 11 тонна сөт сатуга иреште. Кайчандыр "Нигез" хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлилов көнлек савымны 10 тоннага җиткерү турында максат куйган булган. Әлбәттә, сүз бирдең дә,  җиңел генә үтәдең дигән сүз түгел. Дамир Әмин улы акрынлап стабиль үсешне булдырдык ди:

- Мул сөт җитештерүнең нигезе яхшы ашату гына түгел, ә малларны даими карау-тәрбия кирәк. Ветеринария белгечләреннән бик күп тора. Яңа гына эшкә алган белгечләребез эшләргә тырышалар. Бергәләп яңалыкларны өйрәнәбез. Лейкоз авыруын бетерү буенча әле тагын планнарыбыз бар. Кормозаготовка буенча 2, 3 нче урында. Терлек азыгы, фураж җитәрлек. Рационны "Мустанг" фирмасы белән төзибез. Консультация бирү өчен гел килеп йөриләр. Җитешсезлекләрне анализлап күрсәтәләр, уйлыйбыз һәм алар кушканча эшлибез. Нәтиҗәсен күрәбез. 

                Хуҗалыкта төзелешнең туктап торганы юк. Дамир Җәлилов үзе бу хакта "Хуҗалыкта көнгә бер кадак сукмасаң-җимерелә башлый", ди. Проблемалар да юк түгел. Әмма үз көчләре белән ничек тә хәл итәргә тырышалар. Бигрәк тә белгечләр, башка эшчеләргә кытлык булып ала. 

      Дамир Җәлилов кеше борчуына  битараф булмаган олы йөрәкле җитәкчеләребезнең берсе. Әле күптән түгел генә  өлешчә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнгән Рамил Хөсәенов гаиләсенә хуҗалык зур ярдәм күрсәткән. Хуҗалык малларын дәвалап торган Рамилнең авылда калган гаиләсенең малларына терлек азыгы юклыгын ишетү белән Дамир Әмин улы ярдәм кулын суза, хуҗалык исеменнән Хөсәеновларга 1 тонна арпа һәм бодай илтеп тапшыралар. Район башлыгы Ленар Зарипов Дамир Җәлиловка бу игелекле гамәле өчен рәхмәт әйтте һәм әлеге уңай өлгене башка хуҗалык җитәкчеләренең дә күтәреп алуын теләде. Ленар Рафак улы хуҗалыкның эшчәнлеген яхшы яктан бәяләде һәм "Нигез" җитәкчелегенә , коллективка рәхмәт белдерде. 

   

        Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев мондый мондый төр тәҗрибә уртаклашуларның Актаныш районы үрнәгендә республикада да оештырыла башлаячагын әйтте.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Раил ХАРИСОВ фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев