Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: Ык буе Сабантуенда Актанышның Кыр батыры билгеләнде

Традиция буенча, быел да бәйрәмнең ачылу тантанасыннан соң ук Актаныш районының кыр батыры билгеләнде.

Актанышта үткән Ык буе Сабантуе  төрле буын һәм милләт вәкилләрен бер  мәйданга җыйды, актанышлылар бәйрәмне татарларга хас кунакчыллык, дәртлелек, киң күңеллелек белән билгеләп үтте.

Сабантуйның үзенә генә хас гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Районның мәдәният хезмәткәрләре әлеге бөек бәйрәмгә лаеклы бәя биреп, аның бөтен матурлыгын күрсәтте. 


Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов район хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе һәм халкыбызның Сабан туе бәйрәме белән тәбрикләде. 
 
Традиция буенча, быел да бәйрәмнең ачылу тантанасыннан соң ук Актаныш районының кыр батыры билгеләнде. Әлеге дәрәҗәгә быел "Актаныш" агрофирмасыннан Ришат Рамазанов  лаек дип табылды.

Аңа "Кыр батыры - 2019 " тасмасы кигезелде, тәкә һәм акчалата бүләк тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев