Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов актанышлыларны котлады

Актаныш муниципаль районы хезмәтчәннәре тарихында беренче мәртәбә тәүлеклек савым 200 тоннадан артып китте.

Актанышлыларны  әлеге      ирешкән  уңышлары  белән   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  котлады.  

«Авыл  хуҗалыгында  хезмәт  итү  – шуңа  омтылыш һәм үзеңне  тулысынча  шуңа  багышлауга  әзер  булу ул.   Төпле  җитәкче  булганда гына  һәм  тырышып  эшләгәндә  генә  авыл  хуҗалыгы  тармагында  югары  нәтиҗәләргә  ирешергә  мөмкин.    Актаныш  районы бу  уңышка,  максат  куеп,    бик  озак  килде  һәм  бөтен  республика  өчен  лаеклы  үрнәк  булды.  

Актаныш  районының  кадерле  терлекчеләре!   Республикабызның  һәм  илебезнең  агросәнәгать комплексы  муллыгы  өчен  үзегезнең  көчегезне  кызганмыйча,  фидакарь  хезмәт  итүегез  өчен  сезгә  ихластан  рәхмәт  белдерәм.    Алга  таба  да  сез күрсәткән   тырышлык, Татарстанның  һәм Россиянең  алдынгы  позицияләрен  ныгытып,  тагын да  югарырак  уңышлар  китерсен.   

Сезгә  нык  сәламәтлек,  гаилә  бәхете,  тормышыгызда  да,  эшегездә  дә  күркәм  вакыйгаларның  күбрәк  булуын  һәм  матур  хыялларыгызның  тормышка  ашуын телим!

Куйган  максатларыгызны  һәм билгеләнгән  планнарыгызны  гамәлгә ашыруда  һәрвакыт сезгә  уңышлар  юлдаш  булсын!  Рәхмәт  сезгә»!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев