Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

#МинемГеройМинемГаилә: Бөек Ватан сугышы ветераны Закирҗан Зыязетдинов

Мин дә, әти-әнием дә сугыш турында өлкәннәрдән ишетеп, кинолардан күреп беләбез. Озакка сузылган канлы сугышта безнең илебез Җиңү яулый. Бу Бөек Җиңүгә бабамның да өлеше кергән.

 

 

 

Закирҗан бабам күптән мәрхүм инде. Ул 1907 елның 15 февралендә Яңа Кормаш авылында дөньяга килә. Закирҗан бабай үзе исән чакта менә нәрсәләр сөйләп калдырган: “1941 елда 26 август көнне 13 кеше авылдан Бөек Ватан сугышына киттек. Башта Суслонгер лагеренда булдык. Анда хәрби өйрәнүләр үттек, землянкалар казыдык, төрле эшләр башкардык. Яңадан Юдино станциясендә хәрби өйрәнүләр үттек. 1943 елның 13 июлендә Орловск өчен барган каты сугышта яраландым. Биш ай госпитальдә яттым. Соңыннан кабат сугышка кердем. Великие Лукидан башлап Балтик янында Мишукта наступлениегә туктадык. Бу 1943 елның декабрь ае иде. Немецларның тавышлары безгә ишетелеп торды. 1944 елның 12 гыйнваренда һөҗүмгә күчтек. Немецларның траншеяларына җиткәндә яраланып калдым. Башка һәм аякка снаряд кыйпылчыгы тиеп аңымны югалттым. Рябинск шәһәрендә 6 ай дәваландым. Яңадан кабат сугышта булдым. 1945 елның 23 апрелендә Берлинга 50 км кала яраландым”. Менә шушы юллар белән төгәлли Закирҗан бабам сүзен.
Ул Дан ордены, “Батырлык өчен” медале һәм башка орден-медальләр белән бүләкләнә.
Инде сугыш тәмамлануга да 78ел. Еллар узган саен хатирәләр дә ераклаша бара. Ә бабабыз һәрвакыт безнең күңелләрдә. Без үлгәннәрнең каберен белеп, әле исән әби-бабаларыбызның кадерен белеп яшик!


Батырлар даны мәңгелек!

#МойГеройМояСемья

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев