Такталачык егете Айдар Әдиятуллин: Киләчәктә җиңү безнең якта булачак!
12 октябрьдә Такталачык авылы мәдәният йортында «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле коллективы һәм районыбыз үзешчәннәре тарафыннан кабаттан зур хәйрия концерты узды. Әлбәттә инде, аның максаты- мобилизацияләнгән егетләребезгә ярдәм итү.
Хәйрия концертлары узган елның 5 ноябрендә беренчеләрдән булып Такталачык җирлегендә башланып киткән иде. Быел исә бу игелекле гамәл Такталачыкта икенче тапкыр оештырылды.
Зур оешканлык белән узган чарага махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан Такталачык егете Айдар Әдиятуллин да килгән иде. Айдар патриотик рухтагы концертта катнашучыларга, ярдәм итүче авылдашларга олы рәхмәтләрен әйтте. "Киләчәктә җиңү безнең якта булачак!" диде ул ышанычлы итеп.
Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров «Баламишкин» халык ансамбле егет-кызларына, районыбыз үзешчәннәренә һәм, әлбәттә, хәйрия концертын карарга килгән, үзләреннән ярдәм күрсәткән тамашачыларга зур рәхмәтен белдерде.
-Илебез тынычлыгын саклаучы егетләребезгә исән-имин туган якларга якыннары янына әйләнеп кайтуларын, дөньяларда тиз арада иминлек урнашуын телибез,- диде Марс Тимерхан улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев