Балалар иминлеге — беренче урында!
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Балалар иминлеге — беренче урында!

Актаныштагы «Тылсым» балалар бакчасында террорчылыкка каршы юнәлтелгән команда-штаб өйрәнүләре узды. Бүгенге көндә биредә 100 бала тәрбияләнә.

Өйрәнүләр заман таләпләренә туры китереп, балалар һәм хезмәткәрләрнең гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзләрен тоту күнекмәләрен ныгыту максатыннан үткәрелде.

— Бүгенге вәзгыятьне истә тотып, балалар бакчасында ел дәвамында мондый өйрәнүләрне үткәреп киләбез. Һәр хезмәткәр гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тиеш. Теоретик өлешкә дә, практик күнекмәләргә дә зур игътибар бирәбез, — ди балалар бакчасы мөдире Миләүшә Вахитова.

Балалар иминлеге — беренче урында!

Балалар бакчасына бу көнне төрле төркемнәрдән барлыгы 46 бала килгән иде. Шуларның 10ы — ясле төркеменнән, 12се — уртанчылар төркеменнән, 16сы — өлкәннәр төркеменнән, 8е — мәктәпкә әзерлек төркеменнән. Аларның барысы да өйрәнүләрдә катнашты.

Киңәйтелгән форматтагы өйрәнүләрдә хезмәткәрләрнең ике төрле шартлы сценарий буенча гамәлләрен сыналды: балаларны тотыкка алу очрагы һәм янгын чыккан вакытта балаларны эвакуацияләү.

Балалар иминлеге — беренче урында!

Тәрбиячеләр эвакуация вакытында һәр төркем өчен билгеләнгән чыгу юллары буенча хәрәкәт итү тәртибен берничә тапкыр кабатлаганнар. Балалар кечкенә булу сәбәпле, аларны тиз һәм оешкан төстә имин урынга чыгару аеруча игътибар һәм саклык таләп итә.

— Балалар белән эвакуация үткәрү җиңел түгел. Алар кечкенә, шуңа күрә имин урынга чыгу өчен вакыт күбрәк кирәк. Һәр төркемнең үз эвакуация юлы бар. Без балаларны баскычлардан тәртипле һәм куркынычсыз төстә төшәргә өйрәтәбез. Мондый күнекмәләрне даими кабатлап тору мөһим, — ди Миләүшә Әфка кызы.

Балалар иминлеге — беренче урында!

Команда-штаб өйрәнүләре хезмәткәрләргә төрле куркыныч хәлләрдә югалып калмаска, тиз һәм бердәм эш итәргә өйрәнергә мөмкинлек бирә.

— Мондый хәлләр бары тик өйрәнүләрдә генә калсын иде. Илләребез тыныч булсын, барлык учреждениеләргә дә исән-имин эшләргә язсын. Хезмәткәрләр дә, балалар да мондый хәвеф-хәтәрләрне күрмәсен иде, — дип теләкләрен җиткерде балалар бакчасы мөдире.

Балалар иминлеге — беренче урында!Өйрәнүләрнең төп максаты — гадәттән тыш хәлләр вакытында дөрес һәм оешкан төстә эш итү күнекмәләрен ныгыту, балаларның һәм хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итү.


Нет комментариев