Көн саен башкарырга мөмкин булган гади күнегүләр комплексы хәрәкәтчәнлекне арттырырга, озак утырып эшләүнең тискәре йогынтысын киметергә, хәтта ябыгырга ярдәм итә.
Күнегүне эшләү тәртибе:
- Аяк табаннары идәнгә тулысынча тисен. Үкчәләрне күтәреп төшерегез — 40 тапкыр.
-
Аяк очларын күтәреп төшерегез — 40 тапкыр.
-
Янбашыгызны кысыгыз һәм йомшартыгыз — 40 тапкыр.
-
Корсак мускулларын әкрен генә эчкә тартыгыз: сулыш чыгарганда корсакны җыегыз, сулыш алганда баштагы халәткә кайтарыгыз — 15 тапкыр.
-
Арканы туры тотып, калак сөякләрен умырткага таба якынайтыгыз — 40 тапкыр. Игътибар итегез: җилкәләр хәрәкәтләнергә тиеш түгел.
-
Кулларны җилкә биеклегендә ике якка сузыгыз. Йодрыкларны кысыгыз һәм ачыгыз — 40 тапкыр.
-
Башны уңга һәм сулга 90 градуска борып, чиратлап хәрәкәт итегез — 40 тапкыр.
-
Иякне алга сузыгыз — 40 тапкыр.
Әлеге күнегүләрне көндәлек хәрәкәтнең бер өлеше итеп башкарырга мөмкин. Алар утырган килеш озак вакыт эшләү аркасында хәрәкәт аз булган кешеләр өчен аеруча файдалы.
Иң мөһиме — күнегүләрне ашыкмыйча, дөрес итеп башкару. Үзегезне начар хис иткәндә күнегүне ясамагыз.
Нет комментариев