Контрактчы солдат Азамат Галиев: СВО башланганнан бирле сугыш эчендә мин, ике тапкыр үлемнән калдым
Аеш авылында биш балалы гаиләдә туып үсә ул. 18 яше тулып армия сафларына киткәндә әле дөньялар тыныч, сугышның исе дә юк вакыт. Хәрби хезмәтенең ярты елы үткәч Азамат Галиевка контракт төзергә тәкъдим итәләр.
Егет ике дә уйламый, "Хезмәт хакы шактый гына чыга, хәрбиләргә өстенлекләр дә каралган", дип килешү төзеп хезмәтен дәвам итә. Озак та үтми, өч кенә көнгә дип аларның ротасын Украинага кертәләр. 2021 елның 24 феврале була ул. Менә шунда дөньяның асты өскә әйләнә. Кыска гына вакыт эчендә гел янәшә булган якын дустын, башка иптәшләрен югалта Азамат. Үзе дә ике тапкыр коточкыч үлемнән гаҗәеп рәвештә исән кала.
- Механикалаштырылган күперләрне төзи торган инженерлык взводын җитәклим. Кул астында 7 солдат. Барысы да миннән өлкәннәр- 1970 нче, 1980 нче елгы абзыйлар. Әле күптән түгел генә 1960 нчы елгы солдатны өенә кайтарып җибәрдек. Аңа- олы яшьтәге кешегә бик авыр иде. Барысы да хәрби операциягә мобилизация белән килгәннәр,- дип сөйли ут эченнән кайткан якташыбыз.
Азамат утлар-сулар кичсә дә эчкерсезлеген югалтмаган, күңеле тупасланмаган. Хәрби тормыш турында барлык сорауларга да җавап биреп, күңел серләре белән уртаклашты ул.
Георгий Жуков медале һәм башка хәрби бүләкләр иясе Азамат Галиев турындагы язмабыз 17 октябрь көнне сайтыбызда дөнья күрәчәк. Безнең яңалыкларны карап барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев