Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

ИГЕЛЕКЛЕ АДЫМ: Мәктәпкә әзерләнергә бергәләп булышыйк!

“Мәктәпкә әзерләнергә булыш” республика хәйрия акциясе 2019 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Актаныш районында 13 нче тапкыр уздырыла.

 Аның төп максаты: аз керемле, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны яңа уку елына әзерләүдә булышлык итү. Безнең районда 2019-2020 уку елына 376 бала 1 нче сыйныфка укырга бара. Шулар арасында аз керемле, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да бар.


Һәрбер бала мәктәп бусагасына беренче тапкыр аяк басканда, үзен бу дөньяда кирәкле кеше итеп хис итәргә тиеш. Аның үз-үзенә ышанычы, дөньяга карашы да шул вакытта гына дөрес формалаша.
Шуларны истә тотып, хөрмәтле җитәкчеләр, үз мөмкинлегегездән һәм Сез җитәкчелек иткән оешмада эшләүчеләрнең мөмкинлекләреннән чыгып, аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән яки аларны алу өчен акчалата ярдәм итүегезне сорыйбыз.


Ярдәмнәр  Игелек  үзәгенең 6 нчы бүлмәсендә кабул ителә  (Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45 йорт).


Шулай ук түбәндә күрсәтелгән реквизитлар буенча да күчерү мөмкинлеге бар.

 

Актанышская РО ОО “ТРО ВОИ” – Общество инвалидов РТ” ПАО “Ак БАРС” Банка г. Казань с.Актаныш.
ИНН 1604008830 КПП 160401001 
Р/С 40703810105979000003
к/с 30101810000000000805 БИК 049205805


Белешмәләр өчен телефоннар: 3-02-80; 3-14-11; 3-11-46.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев