Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

ЫШАНЫЧ. ЯРДӘМ. ЯКЛАУ: Актанышта социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Социаль хезмәткәрләрнең бәйрәм мизгелләрен Актаныш районы башлыгы Э.Н.Фәттахов та уртаклашты.

Киң күңелле, олы йөрәкле, эчкерсез, һәрчак ярдәмгә ашкынып торучы, игътибарга мохтаҗ кешенең әти-әнисен, баласын, иң-иң якын кешесен алмаштыручы изгелек ияләре – социаль хезмәткәрләр  “Тургай” кафесында оештырылган мул табыннар артында үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.


Бүген алар исеменә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Мәдәният хезмәткәрләре иң матур җырларын, дәртле биюләрен дә аларга багышлады. 

Социаль хезмәткәрләрнең бәйрәм мизгелләрен Актаныш районы башлыгы Э.Н.Фәттахов та уртаклашты. Ул залда утыручыларга хезмәтләре  өчен рәхмәт әйтеп, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.

 Хезмәтләрендә югары күрсәткечләргә ирешүчеләргә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев