Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов борынгы Карга боткасы йоласының дәвам итүен теләде

Бүген районыбызда «KARGAFEST- ОЯFEST»- «Карга боткасы» бәйрәме уза.

«Бүләк» спорт базасы мәйданында уза торган  "KARGAFEST- ОЯFEST"- "Карга боткасы" бәйрәменә килүчеләрнең һәрберсен әле генә пешеп чыккан кайнар боткалар белән сыйладылар. Берочтан өстәлләрдә татар халкының милли ризыклары- тәбикмәк, коймаклар, кабартмалар урын алган. Чәйне дә шунда ук ясап биреп сыйлап җибәрәләр. Мондый тәмле карга боткасын авыз итмәгән бер генә кунак та калмагандыр. 

Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре Карга боткасын ачып Актаныш вакыйгалары белән бәйләп кызыклы тамаша күрсәттеләр, халыкны көлдереп, шаяртып алдылар. Карга боткасы йоласын саклап ел саен авыл белән бергә үткәрүче Каентүбә кызлары исә Карга боткасы әләмен күтәрделәр, бәйрәм тарихы белән таныштырдылар.  Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов сәламләде. Үз чыгышында Ленар Рафак улы элек-электән әби-бабаларыбыздан килгән борынгы йоланы саклауның мөһимлеген билгеләде.

- Кара каргалар яз алып килүче кошлар. Кошлар кебек, май ялларына балаларыбыз, кунаклар туган якларга кайта. Май бәйрәмендә халкыбызны берләштереп Карга боткалары үткәрелә. Бу бәйрәмнең ничек узасын бирегә килгәч кенә күрдем. Мондый бәйрәм гаиләләр белән бергәләп матур итеп ял итү традициясенә әйләнсен иде

 Нигә башкалар яуда вакытта бәйрәм үткәрәсез, диючеләр бар. Бәйрәмнәрне дә үткәрергә кирәк. Безнең кәефебез, күңелебез көр булырга тиеш. Егетләребезгә ярдәм итәр өчен, аларның гаиләләренә булышыр өчен без бердәм булып бәйрәмнәрне бергәләп уздырырга тиеш. Дөньяларыбыз имин булсын, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын. Без аларны сагынабыз, алар белән горурланабыз. Бүгенге бәйрәмдә басу-кырларда еллык уңышка нигез салучы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә дә зур рәхмәтләремне җиткерәм, – диде Ленар Рафак улы. 

 «KARGAFEST- ОЯFEST»- «Карга боткасы» җәйге сезонны ачу бәйрәме дә булып тора. быелгы җәйдә райондашларны бик күп күмәк чаралар, проектлар көтә, аларның барысы да авыл халкын көндәлек эш -мәшәкатьләрдән арындырып ял иттерү, позитив фикерләүгә тарту, киләчәккә якты өметләр белән яшәргә чакыруны максат итеп куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев