Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#АктанышҮткәннәнКиләчәккә

Актанышта бүген беренче «KARGAFEST- ОЯFEST»- «Карга боткасы» бәйрәме уза

Татар халкының бик күп йола, гореф-гадәтләре табигать белән бәйле. Яз алып килгән кара каргаларны зурлап борын-борыннан Карга боткалары узган. Әле без кечкенә чакларда да бер урамда яшәүче бала-чагалар бергә җыелып 1 май көнне яланга Карга боткасына чыга идек. Көн буена уйнап, көлешеп, үзебез карга боткасы пешереп, чәй кайнатып кичкә генә арып-талып өйләргә кайтсак та, Карга боткасының күңелле, рәхәт мизгелләре, иң көчле эмоцияләре хәзергәчә истә. Чорлар, заманалар үзгәрә барган саен Карга боткасы йоласы да онытыла башлады. Әлеге вәзгыятьне районыбыз кабат яңартты. Бүген өлкәннәрне дә, яшьләрне дә бердәй җәлеп итәрлек бәйрәм- «KARGAFEST- ОЯFEST»- «Карга боткасы» бәйрәме оештырылды.

Бүген "KARGAFEST- ОЯFEST"- "Карга боткасы" бәйрәмен оешма-предприятиеләрдән, авыллардагы клублардан килгән командалар парады башлап җибәрде.

Актанышның балалар бакчалары, мәктәпләрен «Алтынчәч» карлыгачлары («Алтынчәч» балалар бакчасы), «Ромашка карлыгачлары»(«Ромашка» балалр бакчасы), «Умырзая сандугачлары»(«Умырзая» балалар бакчасы), «Саескан» командасы («Кояшкай» балалар бакчасы), «Каенкай сандугалары» («Каенкай» балалар бакчасы), «Тылсым аккошлары» («Тылсым» балалар бакчасы), «Ләкләк-бәхет кошлары»(Әтәчкәй балалар бакчасы), «Каргабикәләр» (гимназия), «Тынычлык кошлары» (Актанышның икенче санлы мәктәбе), «Саескан Number one №1» (Актанышның беренче санлы мәктәбе) командалары тәкъдим итте. 

Кәзкәй, Аеш, Актанышбаш клубларының «Атаказ»,Татар Суыксуы, Күҗәкә клубларының «Сыерчык», Бурсык, Такталачык, Татар Ямалысы, Чалманарат клубларының « Агыйдел акчарлары», «Уразай, Теләкәйнең «Күгәрчен», Сәфәр, Аккүз, Кировның «Сандугач», Яңа Әлем, Пучы, Усы, Иске Айманның «Аккошлар»,  Байсар, Богады, Киров, Чуракай, Югары Яхшыйның «Карга» командалары да район үзәге командаларыннан калышмыйча үзләренә генә хас киемнәрдән район халкын бәйрәм белән сәламләп мәйдан аша узды. 

«Бүләк» базасы мәйданына яңача эчтәлекле бәйрәмне тамаша кылырга килүчеләр бик күп иде. Командаларны, алар барысы 18, олысы-кечесе алкышлап каршылады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев