Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Өйдә утыр!

Бүгенге көндә төп таләпләрнең берсе шул.

undefined

Ярты Ауропаны еккан авыруның таралуын бары тик үзизоляция белән генә туктатырга була.

30 март көнне ТР Министрлар Кабинетында коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм таралуны булдырмау йөзеннән, тагын да катгыйланган таләпләрне үз эченә алган яңа Карарга кул куелды. 

Реклама

Республиканың барлык гражданнарына үзизоляция режимы кертелә. Яшәү урыныннан 100 метр ераклыктан артмаган якындагы кибеткә барып килү, чүп түгү рөхсәт ителә. Урамда бары тик махсус белешмәләр белән генә йөрү мөмкин булачак. 2020 елның 30 мартыннан шулай ук, 65 яшьтән өлкән булган гражданнар өчен махсус үзизоляцияләнү тәртибе кертелә. Аларга яшәгән урыннарыннан чыгып йөрү киңәш ителми. Бары тик аларның сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч янаган очраклар гына искәрмә була ала. 65 яшьтән өлкән булган гражданнар өчен бу инфекция аеруча куркыныч булуы искәртелә. Әлеге катгый әмма кичектергесез таләпләрне һәркем аңлап, дөрес кабул итәр дигән өметтә калабыз. Чөнки үз изоляцияне бозганнарга административ чара кулланылачак. 

Шулай ук 30 марттан авыл һәм шәһәр арасында йөрүче маршрут автобуслары туктатыла. 

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Бу уен түгел – чынбарлык. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев