Актаныш

7 апрель 2016 яңалыклары

  • 7 апрель 2016 - 05:08
    Атна вакыйгалары 31.04.2016
    474
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 04:55
    Йөрәк хәтере: иң якын кешеләрем
    Әтиемә быел 6 апрельдә 90 яшь тулган булыр иде, безне ятимлек кочагына калдырып, арабыздан мәңгелеккә китүенә дә инде 35 ел, әниебезнең гүр иясе булуына - 14 ел. Минем әтием Нурбәк Салих улы Салихов 1926 елда Калинин районы Сикия авылында туган. 1933 елда шул ук райондагы Киров исемендәге совхозга гаиләләре белән...
    482
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 04:50
    Көрәш мәйданы нәкъ тормыш кебек
    Район башлыгы призына ел саен уздырылучы көрәш бәйгесе бу төрне үз иткән малайларны осталык ягыннан үстерү, яшь батырларны, райондагы иң көчле спортчыларны барлап, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кубогына апрель аенда узачак республикакүләм бәйгеләргә сайлап алу максатын да куеп оештырыла. "Актаныш" универсаль спорт комплексында 30 март көнне шушы ярышны ачу тантанасында...
    759
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 04:45
    Кеше хокукларын яклаучы вәкилгә мөрәҗәгатегез булса...
    Татарстан Республикасында 2010 елның 8 июленнән Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп Сабурская Сәрия Харис кызы билгеләнде, 2015 елның 8 июленнән ул кабат вәкаләтле вәкил итеп ТР Дәүләт Советы тарафыннан сайланды. Татарстан Министрлар Кабинеты каршында эшләп килүче кеше хокукларын яклау идарәсе халыкка хезмәт күрсәтә. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә сорау-үтенече...
    484
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 04:30
    Районкүләм өмәләр кайчан көтелә?
    Актаныш авыл Советында санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы кысаларында башкарыласы эш планнары расланды. 23 апрельдә һәм 21 майда тирә-якны җыештыру, төзекләндерү буенча өмәләр оештырылачак. Шулай ук һәр атнаның җомгасында һәр оешма-предприятие үз территориясе янын чистартуны оештырырга тиеш. Актанышыбызны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча районда игълан ителгән икеайлык чараларында...
    479
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 04:27
    Диабет хакында нәрсә беләбез?
    Һәр елдагыча, 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау көне билгеләп үтелә. Аның быелгысы шикәр диабетына багышлана. Шул уңайдан әлеге авыру хакында тулырак аңлатуын үтенеп, Чаллы шәһәре гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлекчәсе хезмәткәре Наилә Ваһаповага мөрәҗәгать иттек. Шикәр авыруы - матдәләр алмашы бозылуга бәйле җитди чир. Бүгенге көндә Россиядә шикәр диабеты...
    588
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 04:23
    Башланды...
    Татарстанның барлык почта бүлекчәләрендә дә 1 апрельдән 2016 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе старт алды. Барлык әйберләргә бәя күтәрелү вакытлы матбугат чараларына да тәэсир итмичә калмады. Бу безнең "Актаныш таңнары" газетасына да кагылды. 2016 елның икенче яртыеллыгына газетабызга язылу 624 сумга төшә иде, тик газетабыз Россиядәге социаль-мөһим басмалар...
    501
    0
    0
  • 7 апрель 2016 - 04:16
    Актанышның нәни йолдызлары «Могҗизалы җырлар» фестивалендә катнашты
    20 март-2 апрель көннәрендә Россиякүләм "Чудо-песенка"("Могҗизалы җырлар") дип аталган җыр фестивалендә катнашып, "Каенкай" ясле-бакчасы балалары призлы урыннарга ия булдылар. "Тулпар" малайлар триосы - I дәрәҗә лауреат, "Күбәләк" кызлар вокаль ансамбле, Айзилә Шагалиева - II дәрәҗә лауреат һәм Раяз Фәхразыев III дәрәҗә лауреат (җитәкчеләре Гүзәлия Чекалина) исемнәренә лаек булдылар.
    719
    0
    0