Актаныш

14 октябрь 2016 яңалыклары

  • 14 октябрь 2016 - 13:23
    ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ: Инзилә Гарипова
    Инзилә Гарипова, "Наратлы" хуҗалыгының баш хисапчысы: - Колхозда хисапчы төп фигураларның берсе булып тора. Беренчесе директор булса, икенчесе - хисапчы. Чөнки хуҗалыкта нинди генә хәлләр булса да, алар җавап бирә. Мин үзем 1977 елда "Агыйдел" колхозында хисапчы ярдәмчесе булып эшли башладым. Өч бригада бар иде. Эш бик күп. Чөгендер, бәрәңге...
    853
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 13:22
    ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ:Сәлихҗан Әмиров
    Сәлихҗан Әмиров, Апач авылыннан: - Тәтеш техникумын тәмамлап кайткач, 1972 елда хуҗалыкта агроном булып эшли башладым. Аннан баш агроном итеп куйдылар. 1997 елга тикле шушы вазифаны башкардым. Эшләү чорында күпчелек көзге культуралар белән эш иттек. Көнбагыш та игеп карадык. Чорның нинди таләбе бар - шуны үтәдек. Игенчелек тармагы буенча мул...
    929
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 13:20
    ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ: Айзат Заманов
    Айзат Заманов, "Әнәк" агрофирмасының баш агрономы: - 2004 елда 4-5 мең гектар сөрем җире булган "Әнәк" хуҗалыгында хезмәт юлымны башладым. Соңыннан агрофирма булып оешты. Сөрем җирләре артты. Агроном хезмәте хуҗалыкта иң кирәкле һөнәрләрнең берсе дип исәплим. Чөнки беренче чиратта игенчелек тора. Калган барлык тармаклар да игенчелеккә бәйле. Игенчеләр, агроном кышын...
    928
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 13:18
    ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ: Назыйф Хәйруллин
    Назыйф Хәйруллин, Пучы авылыннан: - Гомерем буе Нур Баян исемендәге хуҗалыкта хисапчы булып эшләдем. Колхоздан, авылдан беркая да китмәдем. Шушы колхозда намус белән эш башкардым. Халык белән аралашып, уртак тел табып эшләдем. Хисапчы - колхозның йөрәге ул. Алар бер тиен өчен җанын бирергә әзер. Мин дә һәр тиен өчен көрәшеп...
    901
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 13:15
    ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ: Рөстәм Гарипов
    Рөстәм Гарипов, Солтангол авылыннан: - Мин шушы җирлектә туып-үстем. 1947 елда хуҗалыкта ат караучы булып эшли башладым. Армиягә киткәнче шул хезмәтне башкардым. Германиядә хезмәт итеп кайткач, комбайнга утырдым. Кыр корабы белән иген басуларын иңләү миңа шул тикле ошый иде. Хезмәтемне яраттым, күбрәк иген җыйныйм дип тырыштым. Шул чорда II һәм...
    869
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 13:09
    ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ: Вәрис Әмирҗанов
    Вәрис Әмирҗанов, "Таң" хуҗалыгы механизаторы: - Унынчы сыйныфны тәмамлагач, 1976 елда колхозда хезмәт юлымны башладым. Миңа МТЗ тракторы бирделәр. Менә 40 елдан артык инде шушы хуҗалыкта хезмәт куям. Армия сафларында йөреп кайткач та беренче көнне үк эшкә чыктым. Яшьрәк чакта 14 еллап бәрәңге үстерү звеносында эшләдем. Үзем утырттым, сабагын чаптым,...
    858
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 13:07
    ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ: Диләрис Мөхәммәтшин
    Диләрис Мөхәммәтшин, "Таң" хуҗалыгының яшь механизаторы: - Әти дә гомер буе механизатор булып эшләгән, шуның өчен минем дә авылда каласым, механизатор буласым килде. 2006 елда армия сафларында хезмәт итеп кайттым да, хуҗалыкта эшли башладым. 2007 елда МТЗ-1221 тракторы, урып-җыю чорында ДОН-1500 комбайны бирделәр. Сигез ел шул комбайнны иярләдем. Ә тракторда...
    848
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 13:02
    ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ: Мөдәрис Ялалов
    Мөдәрис Ялалов, Илчебай авылыннан: - 1956 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Чистайга укырга киттем. 1959 елда "Таулар" колхозына кайтып, электрик булып эшли башладым. 1965 елда техника буенча бригадир итеп куйдылар. Өч елдан соң автомеханик һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер итеп билгеләделәр. Төрле запас частьләр юллап күп юллар үтәргә туры килде. Тора-бара...
    828
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 12:32
    ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ: Мирзанур Мөхәмәтдинов
    Мирзанур Мөхәмәтдинов, Яңа Әлем авылыннан, ветеран механизатор: - Минем яшь чагым бик авыр вакытларга туры килде. 1941 елда әти сугышка китте, мин беренче сыйныфка укырга кердем. Ләкин озак уку насыйп булмады. 1943 елда әтинең үлем хәбәре килде. Ләкин, бәхетебезгә, әти 1945 елда кайтты. Үзем колхозда эшләп йөрдем, көтү көттем. Кичен...
    868
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 12:27
    ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ: Мөзәллиф Басыйров
    Мөзәллиф Басыйров, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре: - 1960 елда Казанда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, "Сельхозтехника"да техника күзәтүчесе булып эшли башладым. Башка белгечләр белән бергәләп колхоз, совхозлардагы механизаторлардан имтиханнар алдык, класслар бирдек. Аннан үрнәк тәҗрибә хуҗалыгы булган "Татарстан" хуҗалыгына күчтем. Иң беренче борчак ура торган КЗН чапкычын сынап карадык....
    880
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 12:20
    Иң сөтле сыерлар - "Әнәк" агрофирмасында
    "Әнәк" агрофирмасы сөт җитештерү буенча районда беренче урында бара. Агымдагы елның 9 аенда алар 65400 центнер сөт җитештергәннәр. Бу бер сыерга уртача 5840 килограмм туры килә. Агрофирманың дүрт бүлекчәсе арасында исә алдынгылык Кыркаентүбә фермасында. Биредә хезмәт куючы терлекчеләр, савымчыларның уртак тырышлыгы белән иң күп сөт савыла. Савымчылар Гөлфинә Хаҗиева, Дилә...
    823
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 12:13
    2017 ел нинди ел дип игълан ителде?
    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елны экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан итү турында указны имзалады. Әлеге карарның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, төзекләндерү мәсьәләләренә җәлеп итү. Президент киләсе елның Татарстанда экология һәм җәмәгать урыннары елы буларак игълан ителәсен сентябрь аенда Дәүләт Советына еллык...
    599
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 12:08
    “Эконом” хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Кәримов –авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты
    "Эконом" хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Зәкиян улы Кәримовка Казан аграр университеты тарафыннан авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә бирелде.
    945
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 12:00
    Бәйрәмегез белән, хөрмәтле хезмәтчәннәр!
    Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез уңаеннан тәбрик итәм. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү - иң күркәм традицияләребезнең берсе. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез әлеге һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә. Кыенлыклар белән исәпләшмичә,...
    598
    0
    0
  • 14 октябрь 2016 - 11:51
    Актаныш көчләүчесенең корбаннары күбрәк булырга мөмкин
    Казанның Химиклар урамында 11 яшьлек кызны артыннан эзәрлекләп кайтып, соңыннан мәсхәрә иткән ир-атның корбаннары тагын да артты. Дөрес, әлегә бу фактлар фараз буларак кына карала. Алдан хәбәр ителгәнчә, җинаять кылуда шикле 43 яшьлек адәм Актаныш районы Татар Суыксуы авылыннан булып чыкты. Казанга аның белем алу өчен килгәнлеге әйтелде. KazanFirst хәбәрчесенә...
    618
    0
    0
Реклама