Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ: Диләрис Мөхәммәтшин

Диләрис Мөхәммәтшин, "Таң" хуҗалыгының яшь механизаторы: - Әти дә гомер буе механизатор булып эшләгән, шуның өчен минем дә авылда каласым, механизатор буласым килде. 2006 елда армия сафларында хезмәт итеп кайттым да, хуҗалыкта эшли башладым. 2007 елда МТЗ-1221 тракторы, урып-җыю чорында ДОН-1500 комбайны бирделәр. Сигез ел шул комбайнны иярләдем. Ә тракторда...

Диләрис Мөхәммәтшин, "Таң" хуҗалыгының яшь механизаторы:
- Әти дә гомер буе механизатор булып эшләгән, шуның өчен минем дә авылда каласым, механизатор буласым килде. 2006 елда армия сафларында хезмәт итеп кайттым да, хуҗалыкта эшли башладым. 2007 елда МТЗ-1221 тракторы, урып-җыю чорында ДОН-1500 комбайны бирделәр. Сигез ел шул комбайнны иярләдем. Ә тракторда бүгенге көнгә тикле эшлим. Кыш көне сенаж базында миксер белән азык болгатабыз. Җәй көне урып-җыюда. Узган ел яңа комбайн тапшырдылар.
2011, 2012, 2013 елларда республика комбайнчылары ярышларында катнашып, призлы урыннар алдым. Авыл җирендә яшәү өчен яшьләргә барлык мөмкинлекләр дә бар дип исәплим. Йорт салу өчен дә дәүләт программалары эшли. Бары тик хезмәтне яратырга гына кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев