Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ: Рөстәм Гарипов

Рөстәм Гарипов, Солтангол авылыннан: - Мин шушы җирлектә туып-үстем. 1947 елда хуҗалыкта ат караучы булып эшли башладым. Армиягә киткәнче шул хезмәтне башкардым. Германиядә хезмәт итеп кайткач, комбайнга утырдым. Кыр корабы белән иген басуларын иңләү миңа шул тикле ошый иде. Хезмәтемне яраттым, күбрәк иген җыйныйм дип тырыштым. Шул чорда II һәм...

Рөстәм Гарипов, Солтангол авылыннан:
- Мин шушы җирлектә туып-үстем. 1947 елда хуҗалыкта ат караучы булып эшли башладым. Армиягә киткәнче шул хезмәтне башкардым. Германиядә хезмәт итеп кайткач, комбайнга утырдым. Кыр корабы белән иген басуларын иңләү миңа шул тикле ошый иде. Хезмәтемне яраттым, күбрәк иген җыйныйм дип тырыштым. Шул чорда II һәм III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләделәр. Соңыннан К-700 тракторына күчтем. 1982 елда яңа К-700 тракторы бирделәр. 1995 елда лаеклы ялга туктаганчы шул тракторда эшләдем. Аннан соң да әле колхозга ярдәм иттем. 12 еллап урманчы ярдәмчесе булып, агач утыртып йөрдек.
Мин үземнең ял иткәнемне хәтерләмим. Әгәр эшлим дип эшлисең икән, ял итү мөмкин түгел. Эшләгән кешенең кадерен дә белделәр. Юллама белән Кара диңгез буена да барып кайттым. Хәзер хезмәт куючыларга сәламәтлек, илләргә тынычлык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев