Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Актаныш көчләүчесенең корбаннары күбрәк булырга мөмкин

Казанның Химиклар урамында 11 яшьлек кызны артыннан эзәрлекләп кайтып, соңыннан мәсхәрә иткән ир-атның корбаннары тагын да артты. Дөрес, әлегә бу фактлар фараз буларак кына карала. Алдан хәбәр ителгәнчә, җинаять кылуда шикле 43 яшьлек адәм Актаныш районы Татар Суыксуы авылыннан булып чыкты. Казанга аның белем алу өчен килгәнлеге әйтелде. KazanFirst хәбәрчесенә...

Казанның Химиклар урамында 11 яшьлек кызны артыннан эзәрлекләп кайтып, соңыннан мәсхәрә иткән ир-атның корбаннары тагын да артты. Дөрес, әлегә бу фактлар фараз буларак кына карала.
Алдан хәбәр ителгәнчә, җинаять кылуда шикле 43 яшьлек адәм Актаныш районы Татар Суыксуы авылыннан булып чыкты. Казанга аның белем алу өчен килгәнлеге әйтелде.
KazanFirst хәбәрчесенә Татарстан Тикшерү комитетыннан хәбәр итүләренчә, 16 яшьлек кыз һәм 43 яшьтәге хатын-кыздан да хокук саклау органнарына гариза кергән. Аларның берсе Совет районында, икенчесе Киров районында гомер итә.
Аларның гаризасы буенча җентекле тикшерү уздырылачак. Җинаять кылуда шикле адәмне ике айга сак астына алдылар.
чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/64001-aktanyish-kөchlәүcheseneң-korbannaryi-kүbrәk-bulyirga-mөmkin.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев