Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Иң сөтле сыерлар - "Әнәк" агрофирмасында

"Әнәк" агрофирмасы сөт җитештерү буенча районда беренче урында бара. Агымдагы елның 9 аенда алар 65400 центнер сөт җитештергәннәр. Бу бер сыерга уртача 5840 килограмм туры килә. Агрофирманың дүрт бүлекчәсе арасында исә алдынгылык Кыркаентүбә фермасында. Биредә хезмәт куючы терлекчеләр, савымчыларның уртак тырышлыгы белән иң күп сөт савыла. Савымчылар Гөлфинә Хаҗиева, Дилә...

"Әнәк" агрофирмасы сөт җитештерү буенча районда беренче урында бара. Агымдагы елның 9 аенда алар 65400 центнер сөт җитештергәннәр.
Бу бер сыерга уртача 5840 килограмм туры килә. Агрофирманың дүрт бүлекчәсе арасында исә алдынгылык Кыркаентүбә фермасында. Биредә хезмәт куючы терлекчеләр, савымчыларның уртак тырышлыгы белән иң күп сөт савыла. Савымчылар Гөлфинә Хаҗиева, Дилә Шәвәлиева, Резеда Нәбиева, Вера Гарифуллина һәрберсе 50-52 баш сыер сава. Агымдагы елның 9 аенда аларның уртак тырышлыгы белән 12365 центнер сөт җитештерелгән. Кызлар бер сыерга уртача 5883-6373 килограмм сөт сауганнар. Монда, әлбәттә, терлекче-көтүчеләр Әбүзәр Бариев, Илнур Мәҗитов, Радил Шәвәлиевнең дә хезмәте бәяләп бетергесез. Җәен малларны көтүгә йөртү, ризыкның терлек авызына барып җитүе шулардан тора.
- Бу фермада 2003 елның апрелендә эшли башлаган идек. Шуннан бирле биредә хезмәт куябыз. Коллективыбыз дус, тату. Берәребез авырып китсә, алмаш савымчыбыз Гөлфинә Хәбибуллина бар. Эшебезне яратабыз, малларга ашарга җитәрлек. Хезмәт итәр өчен шартлар тудырылган. Хезмәт хакларын да вакытында бирәләр, җитәкчеләргә рәхмәттән башка сүз юк, - ди Гөлфинә Хаҗиева.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев