Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ: Мөдәрис Ялалов

Мөдәрис Ялалов, Илчебай авылыннан: - 1956 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Чистайга укырга киттем. 1959 елда "Таулар" колхозына кайтып, электрик булып эшли башладым. 1965 елда техника буенча бригадир итеп куйдылар. Өч елдан соң автомеханик һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер итеп билгеләделәр. Төрле запас частьләр юллап күп юллар үтәргә туры килде. Тора-бара...

Мөдәрис Ялалов, Илчебай авылыннан:
- 1956 елда урта мәктәпне тәмамлагач, Чистайга укырга киттем. 1959 елда "Таулар" колхозына кайтып, электрик булып эшли башладым. 1965 елда техника буенча бригадир итеп куйдылар. Өч елдан соң автомеханик һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер итеп билгеләделәр. Төрле запас частьләр юллап күп юллар үтәргә туры килде. Тора-бара баш инженер дигән вазифа чыккач, шунда куйдылар. Ул дәвердә төзелешләр бик күп алып барылды. Автокран кирәк иде, шуның артыннан йөрдем. Аннан экскаватор да алдык. Техника артты. Аларны карап, саклап тоту минем өстә булды. Өйгә кайтып та кермичә чаптык та чаптык. Үзебезнең ихатаны да алып барырга кирәк иде. Тормыш иптәшем белән биш бала үстердек.
Эшләгән чорда башка хуҗалыкларның да инженерлары белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып хезмәт куйдык. Хәзер яшьләр киңәш сорап килсәләр, каршы килмим, булышу ягын карыйм. Барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев