20 декабрь 2019 яңалыклары
-
20 декабрь 2019 - 15:36Келәмдә кызлар да бил алышты2006 елгы һәм яшьрәк малайлар, кызлар арасында “Көрәш” бәйгесе булып үтте. Кадет интернат-мәктәбендә уздырылган әлеге ярышта 76 спортчы көч сынашты. Малайлар 8 үлчәү авырлыгында татарча көрәш буенча бил алыштылар. Кызлар исә билбау алымында көрәште. Бу аларның олы келәмдә беренче тапкыр көч сынашулары иде. 3 төрле үлчәү авырлыгында бил алышкан 14 кыз көндәшләрен җиңү өчен спорт алымнарын яхшы белүләрен күрсәтте.
-
20 декабрь 2019 - 15:21Терлек азыгы, генетика, тана тәрбияләү – төп факторларТерлекчелек тармагы буенча агымдагы елны канәгатьлек хисләре белән тәмамлыйбыз дип булмый. Шулай да, әле тагын күпмедер вакыт бар. Елны максималь мөмкинлекләр белән матур итеп төгәлләргә тырышыйк, диде район башлыгы Энгель Фәттахов 17 декабрь көнне терлекчелек тармагындагы ноябрь ае нәтиҗәләренә багышланган 24 форма киңәшмә.
-
20 декабрь 2019 - 15:14Тырышкан, максатына ирешкәнЯңа Әлем авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә адвокат булып эшләүче якташыбыз МАРАТ ӘБҮГАЛИ улы НӘГЫЙМОВка 19 декабрьдә 60 яшь тулды. Юридик фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия. Бик күп фәнни китаплар авторы ул. Ә хезмәт баскычыннан югарыга күтәрелүе кечкенәдән үк башлана. Яңа Әлемнең уңдырышлы туфрагыннан шытып чыккан һәм кайда гына яшәсә дә, туган ягын онытмаган шәхесләр үзләренә карата кызыксыну уяталар.
-
20 декабрь 2019 - 15:02Үлем эзләп юлга чыкканнарАгымдагы елда район юлларында төрле юл һәлакәтләрендә 10 кешенең гомере өзелде. Фаҗигаләрнең саллы өлеше район аша узган Мәскәү-Уфа трассасына туры килә. Быел биредә 5 юл һәлакәте теркәлеп, 3 кеше һәлак булды, 2 кеше тән җәрәхәтләре алды.
-
20 декабрь 2019 - 14:34МАЛЫНА КАРАП, ТЕРЛЕКЧЕЛЕГЕНӘ БӘЯ БИРЕП БУЛА“Чишмә” – үз аягында нык басып торучы хуҗалыкларның берсе. Аларның кайсы тармагын гына алып карасаң да, үрнәк алырдай җирләре күп. 17 декабрь көнне биредә кышка әзерлекне карау йөзеннән оештырылган семинар барышында да күрдек моны.
-
20 декабрь 2019 - 14:24Тормышыбыз өлгесе улҖир йөзендә бер-берсенә ике тамчы судай охшаш язмышлы кешеләр булмый. Һәркемнең үз йөзе, үз холкы. Тәпи басып киткән тәүге адымыннан ук кеше үз сукмагы, үз юлы буйлап китә. Берәүләрнең үткән юлында бушлык, чүп үләннәре кала, ә икенчеләре аның һәр өлешен гөл-чәчәккә күмә, матур хатирәләре аерылмас юлдаш булып озата бара. Безнең әтиебез РИШАТ ӘХМӘТОВ икенчеләр рәтендә…