Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Сливалар өлгерде. Билгеле пирог әзерләргә вакыт!

“Җитте! Бу рецептны гәзиттә соңгы тапкыр басабыз. Хуҗабикәләр кисеп алып, суыткычларына ябыштырып куйсын!” — дигән 1989 елның җәй ахырында “The New York Times” гәзитенең мөхәррире, 12 ел буе гәзит укучы ханымнардан бер үк пирог рецептын сорап язган бихисап хатларны күреп. Һәм сүзендә торган. Ул тәмле пирогны бүген бөтен дөньяда яраталар, дисәк, ялгышмабыз, мөгаен. Ә сез аны әзерли беләсезме?

Безгә кирәк булачак:
он — 1 стакан ( 200мл.);
йомырка — 2;
акмай — 115 грамм;
шикәр — 3/4 стакан;
камыр йомшарткыч — 1 калак;
тоз — бер чеметем;
слива — 12;
дарчинлы шикәр — 2 кашык (дарчин – 1 калак, шикәр – 2 кашык).

Барлык ингредиентларны әзерләгәч, мичне 180 градуска җылынырга кабызып куегыз.
Йомшарган акмайны шикәр белән күпертегез. Берәмләп йомырка салыгыз һәм янә күпертегез. Он белән камыр йомшарткычны кушып, камыр ясагыз. Ул йомшак булырга тиеш.

Табага май сөртеп, камырны җәеп салыгыз. Сливаларны уртага бүлеп, төшләрен алыгыз һәм киселгән ягын өскә каратып, камыр өстенә матур итеп тезеп чыгыгыз. Өсләренә дарчинлы шикәр сибегез. 30-40 минут пешерегез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев