Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Ак инеш» ансамбле «Йолдызлык»ның Пирамидада узачак гала-концертына узды

Бүген Казанда «Йодызлык» телевизион фестиваленең урак өсте, районыбызның йөзгә якын таланты әлеге җыр-моң бәйгесендә көчләрен сынады. Инде беренче уңышларыбызга сөенергә дә була. «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршында эшләп килүче «Ак инеш» ансамбле төрле дәрәҗәдәге финал этапларын узып Татарстан Рәисе катнашачак Гала-концертта чыгыш ясау хокукы алды. Ансамбльнең җитәкчесе- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Фәтхуллина.

Афәрин, яшь артистларыбызны чын күңелдән котлыйбыз! 
Әле вокалистларыбыз өчен финал этаплары дәвам итә. Бүген "Тамчы" һәм "Умырзая" үрнәк вокаль ансамбльләре, Сөмбел Харисова үзләренең сәләтләрен тагын бер тапкыр мәртәбәле жюри алдында күрсәтәчәк. Районыбыз горурлыгы булган җырчыларыбызга зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев