Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кая гына барсагыз да, «Безнең “Агыйдел” дип каршы алалар: Актаныштагы Дәүләт ансамбле 10 еллык юбилеен бәйрәм итте

“Агыйдел” Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Актаныш районының йөзек кашы, горурлыгы. Быел әлеге иҗат коллективының Дәүләт статусы алуына 10 ел тулды. Әлеге бәйрәм бөтен татар җәмәгатьчелеген яңарган “Агыйдел”нең үткәненә борылып карарга, бүгенге уңышлары алдында рәхмәт белдерергә, киләчәккә планнар билгеләргә бер уңай форсат булды.

                 “Агыйдел” Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 10 еллык юбилей бәйрәменә Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Васыйл Шәхразыев та килгән иде. 

Васыйл Гаяз улы ансамбльнең җитәкчеләренә, артистларына бүләкләр тапшырды. 


-    Республикабызда эшләүче өч ансамбльгә карата да – “Агыйдел” Дәүләт җыр һәм бию, Татар Дәүләт җыр һәм бию , “Казан” ансамбльләренә Татарстан хөкүмәте, Мәдәният министрлыгы, Бөтендөня татар конгрессы тигез карыйбыз. Зурлап үткәрелә торган чараларга чакырабыз. Әлеге чараларда “Агыйдел” үз маркасы, үз осталыгы белән татар кешесен шаккатыра. Татарлар яшәгән кайсы гына төбәккә барсалар да, Новосибирск, Мурманск, Владивостоккамы- һәркайда чыгышларын алкышларга күмәләр. Ансамбльнең ике җитәкчесе- ике Лилиясе (ансамбль директоры Лилия Ялалова белән сәнгать җитәкчесе Лилия Фәтхуллина) арасындагы бу ансамбльгә зур уңышлар телибез,-диде Васыйл Шәйхразыев Актанышның зур шәхесләрне үстереп бирә торган юмарт төбәк булуын да телгә алып. 


             Конгресс җитәкчесе Васыйл Шәйхразыев ансамбльнең җитәкчесе, ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Ялалова, баш хормейстер Наил  Мөхәммәтҗанов, хормейстер Лилия Мостафинага Бөтендөнья татар конгрессының медален тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хаты белән биюче артистлар Ленар Дмитриев, Алмаз Закиров, Азат Шәяхмәтов, җырчы артистлар Рәзилә Галиева, Луиза Галимәрдәнова, музыкант Салават Фәтхуллин бүләкләнде.

Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов “Агыйдел” ансамбленең Актаныш районы өчен аеруча кадерле булуын ассызыклады: 


   

-“Агыйдел” Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең районыбыз өчен әһәмияте бик зур. Ансамбльдән күпме күренекле шәхесләр үсеп чыкты. Районда, республикада, Россиядә генә түгел, ерак чит илләрдә дә татар телен, гореф-гадәтләрен җыр, моң бию аша халыкка танытасыз. Кая гына барсагыз да,  "Безнең “Агыйдел” дип каршы алалар. Киләчәктә дә иҗат фантазиягез кимемәсен, заллар яраткан тамашачылар белән тулы булсын. Үзегезгә, гаиләләрегезгә иман нуры, гаилә бәхете, иминлек телим.

 

          Актаныш районының үзешчән талантларын туплап нигез салынган “Агыйдел” ансамбленә 1969 нчы елда Халык ансамбле исеме бирелә. Коллективның 55 елдан артык иҗат юлы бар. Дәүләт статусына ирешүендә озак еллар район белән җитәкчелек иткән Энгель Фәттаховның өлеше аеруча зур. Юбилей бәйрәмендә Энгель Нәвап улы үзенең дә шушы ансамбльдә биюен, 1985 нче елда Мәскәүнең ВДНХ залында чыгыш ясауларын искә төшерде. 


-    Ансамбльгә Дәүләт статусы бирелгәч, бераз куркып та калдык. Яңа билгеләнгән җитәкче Лилия Ялалова коллективны туплады, хәзер бик матур итеп алып бара. 

        Озак еллар эшләү дәверендә район өчен ике зур эш эшләнде. Беренчесе “Агыйдел” ансамбленә Дәүләт исеме бирелде, икенчесе сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат ачылды. Алар икесе дә Актанышның данын таныта торган коллективлар. Бездән соң килгән буыннар да алар белән горурланырлык булсын- дип, Энгель Нәвап улы бәйрәм теләкләрен ирештерде.

      “Агыйдел” ансамбле - уникал вокальлеккә ия, халыклар дуслыгы идеяләрен пропагандалаучы, әлеге төр сәнгатьне хәзерге заман тамашачысына тәкъдим итүдә зур тырышлык куя.

Репертуар традицион фольклор, жанрлар синтезы белән беррәттән хәзерге заман композиторларына мөрәҗәгат итү белән баетыла.

Иң мөһиме- ансамбль чыгышлары халыкны тәрбияләү, рухи яктан үстерү, уйландыру, тормышны җанландыру сәләтенә ия. Бүген “Агыйдел” ансамбле чын мәгънәсендә Дәүләт ансамбле. Даими рәвештә аның концертлары Рәсәй, чит ил сәхнәләрендә зур уңыш белән бара.

Халык мәхәббәте, профессиональ  үсеш, күпсанлы эчтәлектәге программалар- гастрольләр эшенең бер өлеше генә.

                   Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының җыелма анализ һәм мониторинг бүлеге җитәкчесе Гүзәл Габдуллина министр Ирада Әюпова исеменнән  "Агыйдел" ансамбленә татар һәм башка милләт халыкларының иҗатын танытудагы тәрбияви хезмәтләре өчен тәбрикләп рәхмәтен җиткерде, шулай ук хезмәттәге казанышларга ирешкән коллектив артистларына мәртәбәле бүләкләр тапшырды.  

                     Бәйрәм тантанасында "Агыйдел" егетләре-кызлары юбилей уңаеннан төзелгән концерт программасын тәкъдим итте.

Артистларны тәбрикләргә төрле төбәкләрдән бик күп кунаклар, якташ артистларыбыз - Газинур Фәрухшин, Азат Хөсәенов, Лилия Муллагалиева,  Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Башкортостан һәм Удмуртиянең дәүләт ансамбльләре килгән иде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев