«Иҗатым – күңел чагылышы»: Чечня сугышы ветераны, автор-башкаручы Айнур Касыймов белән аның социаль челтәрләрдә бик тә популярлашкан «Саубуллашу җыры» һәм киләчәк планнары турында сөйләштек.
Моңлы, тирән мәгънәле «Саубуллашу җыры» тамашачы мәхәббәтен бик тиз казанды. Автор-башкаручы Айнур Касыймовның бу композициясе тиз арада халык арасында таралып, тирән тойгылар уятты. Ул аны Чечня сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашкан дуслары белән төрле патриотик чараларда башкара. Шушы җыр яңгыраганда һәркем тын калып, җыр дөньясында яши.
Иҗатчы үзе билгеләп үткәнчә, бу проектның инициаторы – аның дусты Рөстәм Камалиев.
Рөстәм бер килүендә: "Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр истәлегенә, йөрәкне тибрәтерлек бер җыр язып булмасмы?" – дигәч, уйланып калдым. Мин үземне композитор дип санамыйм, утырып кына җыр яза белмим – барысы да күңелгә үзе килә. «Саубуллашу җыры» дигән сүзләр күңелгә сеңеп калды да, шуннан әлеге җыр туды», – ди Айнур Касыймов.
Музыка һәм сүзләр бергә туганнан соң, автор композиция өстендә озак һәм җентекләп эшли. Җырның аранжировкасын талантлы музыкант Салават Фәтхуллин ясаган. Айнур Касыймов аңа аерым рәхмәтен җиткерде: «Салават белән без бик күп иҗади планнарны тормышка ашырдык, ул үз эшенең остасы иде. Кызганыч, ул кыска гомерле булды, аның бу дөньядан китүенә 1 ел».
Яңа җырны һәркем үзенеке итә алсын өчен, клип стандарт форматта түгел, ә ясалган сурәтләрне җанландыру формасында әзерләнгән. Рәсемнәрне Айнурның кызы ясаган.
Әллә һәлак булган егетләрнең фотоларын урнаштырыйкмы, дип тә уйлаган идем. Әмма бу җыр безнең Актаныш районы белән генә чикләнмәвен күреп, менә шушы вариантка тукталдык. Бу ысул һәр тыңлаучыга видеодан үзенең якын кешесен, дусын яки танышын күрергә мөмкинлек бирер,- ди Айнур.
Җыр инде «ВКонтакте» социаль челтәренә урнаштырылган. Автор җырның текстын һәм минусовкасын да урнаштырырга вәгъдә итә, шуңа күрә теләге булган һәркем аны үзе җырлый алачак.
«Саубуллашу җыры» – Айнур Касыймовның репертуарындагы 4 нче иҗат җимеше. Автор иҗат юлын туктатырга җыенмый: алда безне яңа моңлы композицияләр, яңа идеяләр көтә. Хәзерге вакытта ул «Импульс» коллективы белән бергә актив репетицияләр үткәрә һәм яңа проектлар өстендә эшли.
Сез дә яңа җырны социаль челтәрләрдә тыңлый, үз фикерләрегезне һәм җылы комментарийларыгызны калдыра аласыз. Автор иҗатын хуплап, аңа лайклар куйыйк, комментарийлар языйк әле! Сылтама шушы: https://vk.ru/wall837518764_1
Нет комментариев