Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

УНКӨНЛЕК КЫСАЛАРЫНДА: Актаныш өлкәннәре арасында беренче тапкыр “Җырлыйк әле” дип исемләнгән вокаль ансамбльләр фестивале үтте

Бүген Актанышта, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, район җирлекләрендәге башлангыч ветераннар оешмалары арасында, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан “Җырлыйк әле” дип исемләнгән вокаль ансамбльләр фестивале үтте. 

Бүген Актанышта, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, район җирлекләрендәге башлангыч ветераннар оешмалары арасында, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан “Җырлыйк әле” дип исемләнгән вокаль ансамбльләр фестивале үтте. 

Халкыбызның буыннан буынга күчеп килгән җырларын пропагандалауны, милли телебезнең бөеклеген күрсәтүне, өлкәннәребезнең талантларын ачуны максат итеп куйган фестивальдә Актаныш, Уразай, Такталачык, Пучы, Әтәс, Татар Суыксуы, Иске Байсар, Кәзкәй, Түке, Теләкәй, Күҗәкә җирлекләреннән 11 ансамбль, аларның составында  162 үзешчән катнашты. 


Фестиваль шарты буенча, коллективлар татар халкының яисә профессиональ композиторның бер җырын башкарырга тиеш булса, катнашучыларның милли киемнәрдән булуы да соралган иде. 

Актаныш районында старт алган өлкәннәр ункөнлегенең матур бер йомгагы булалак оештырылган чара бәйрәм төсе алды. Ахырда исә җиңүче коллективлар билгеләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев