Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

15 еллык юбилеен каршылаучы Актаныш кадет мәктәбенең 50 укучысы хәрби ант кабул итте (фото һәм видео)

Бүген Актаныш кадет-интернат мәктәбе коллективы өчен тантаналы көн- 2022-2023 нче уку елында биредә белем алачак V сыйныф укучылары һәм башка сыйныфка килүчеләрне кадетлар сафына кабул иттеләр. Кызлар -егетләр хәрби ант тапшырды.

             Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемен йөртүче кадет мәктәбе районыбызның "Иман" спорткомплексында ел саен зурлап хәрби ант бирү тантанасы оештыра.

Бүгенге чарага коллектив гадәттәгечә ныклы әзерлек белән килгән. Ул-кызларының ант кабул итү тантанасында әти-әниләр дә катнашты.

               Тантаналы чараны мәктәпнең тынлы оркестры патриотик рухтагы музыка белән башлап җибәрде.

 Залга Бөек Җиңү Байрагын алып керүе илебез тарихын кабат күзалларга этәрде.

Гомумән, бу бәйрәм аеруча патриотик рухта узды. Хәрби парад киемнәрдәге укучылар Россия һәм Татарстан гимннарын башкарды.  Аннан соң остазлары- офицерлар һәм район җитәкчелеге каршында ант сүзләрен укыды. 

             50 кадетның тантаналы ант биргәнен  Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова, район урманчылыгы җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев, район әфганчылар оешмасы җитәкчесе Илсур Гатин тыңлады, укучыларны тәбрикләп кулларын кысып, кадет билгесен тапшырдылар.

           Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов курсантларга нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

         Әгъзәп Әхмәтгалиев кадетларга районыбызны яшелләндерүдә керткән зур хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Әле соңгы көннәрдә генә дә кадетлар урманчылыкка 600 кг нарат орлыгы җыеп тапшырган.

Кадет-интернат мәктәбе директоры Илсур Ялалов быелгы уку елында белем учагы оешуга 15 ел тулуын искәртте. Шул вакыт эчендә уку йорты меңләгән яшүсмерне, ныклы белем һәм тәрбия биреп, Ватаныбызны яратырга, илебезнең лаеклы гражданнары булырга өйрәтә. 

         Бәйрәм тантанасында кадет-интернат мәктәбенең алдынгы укытучылары хөрмәтләнде. Аларга район башлыгы Ленар Зарипов үзенең Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бүгенге көндә кадет мәктәбендә 148 укучы белем ала. Аларның барысы да мәдәни, техник юнәлештәге түгәрәкләргә, спорт секцияләренә җәлеп ителгән. Тантана барышында укучылар төрле яклап үзләренең сәләтләрен, хәрби осталыкларын күрсәтте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев