Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: Райондашларыбыз - Республика җиңүчеләре

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, педагог-оештыручы Розалия Җәмилова җитәкчелегендә “Җиңү волонтерлары” отряды эшләп килә.

7 июнь көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының Кече залында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган “Җиңү адымнары-2019” республикакүләм проектына нәтиҗә ясалды һәм бүләкләү тантанасы булды. Бу чарада Богады мәктәбенең “Җиңү волонтерлары” отряды, “Җиңү адымнары -2019” республикакүләм проектында иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп, Диплом һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. “Җиңү волонтерлары” отрядының командиры Айбулат Гаянов “Иң яхшы отряд командиры” дигән махсус номинациядә җиңүгә ирешеп, Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев