Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Сәләтле балалар өчен гуманитар гиназия-интернатта I-V сыйныф укучыларын гимназистлыкка кабул иттеләр

Бүген районыбызның тагын бер уку йортында тантаналы чара узды- сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта I-V сыйныф укучыларын гимназистлыкка кабул иттеләр.

          Гимназия ачылганнан бирле районыбызга, республикабызга һәрьяклы үсешкә ия зыялы шәхесләр тәрбияләүне максат итеп куя. Бүгенге тантаналы чара китапны олылау күренеше белән ачылды. Китаплы булганда гына "Тел", "Милләт", "Туган җир", "Гыйлем", "Киләчәк" кебек кыйммәтле төшенчәләр саклана, югалмый.

Гимназия директоры Венера Хәева -Хәмитҗанова барлык укучыларны 1нче чирекне уңышлы тәмамлаулары белән тәбрик итеп котлауларын җиткерде.

-Киләчәктә гимназиянең горурлыгы булып үсүегезне телибез. Арагыздан төрле күренекле шәхесләр, җитәкчеләр үсеп җитәр. Бары тик тырышып укырга һәм һәрьяклап "Молодец!" булырга язсын. 


          Укучыларны гимназист исеменә лаек булулары белән котларга район җитәкчелеге дә килде. Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов: 

- Илебезгә кирәкле, акыллы, тирән белемле кешеләр булып, әти-әниегезнең сөенече булып үсеп җитегез. Әти-әниләр, сез -бәхетле кешеләр! Балаларыгыз якты, заманча җиһазландырылган бинада укыйлар. Алма агачы астына чия төше төшми, димәк, сез үзегез дә сәләтле, шуңа да балаларыгыз бу гимназиядә укый. Укучылар, тормышыгызның ак юлына гына басыгыз да, алга таба атлагыз. Барыгызга да уңышлар телим,-диде. 

           Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова гимназиянең район, республикакүләм генә түгел, Ә Россиядә дәрәҗәле уку йорты булуын билгеләп үтте.

- Бу уку йортында тәрбия дә, белем бирү дә югары дәрәҗәдә. Укучылар,  үзегезнең гимназист булуыгызны тәртипле, акыллы, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп укуыгыз белән күрсәтегез,- диде Дилбәр Миркасыйм кызы. 

            Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова да укучыларга изге теләктә.


                 Венера Хәева белән "Ялкын" балалар оешмасы лидерлары гимназистларга, аларның сыйныф җитәкчеләренә гимназистлык түштамгасы тактылар. Аңа кадәр укучылар гимназистлык таләпләрен үтәргә сүз бирделәр. Гимназист исеме белән горурланырга һәм аңа тап төшермәскә, үзләрен сүздә түгел, эштә күрсәтергә, һәркөнне яңа белемнәр алырга, өлкәннәрне, бер-берләрен хөрмәтләргә дип ант иттеләр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев