Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Ромашка» балалар бакчасында «Көзге бал» узды

Актанышның «Ромашка» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек «А» төркеме балалары, тәрбиячеләр Хәбибуллина Альбина Мөдәрис кызы, рус теле тәрбиячесе Ибраһимова Альбина Рәшит кызы, музыка җитәкчесе Шәрәфуллин Хәнис Хамзанур улы рус телендә «Көзге бал» - «Осенний бал» дигән бәйрәм чарасы уздырдылар.

             Көзге муллыкка төренгән бу ел фасылында балалар өйрәнгән шигырьләрен, матур җырларын, дәртле биюләрен башкардылар, көз белән бәйләнгән уеннарын да уйнадылар. Җыр - моңга бай булган бәйрәмгә Көз кызы да соңармыйча килде.Үзенең дуслары: яшелчәләр, гөмбәләр, табигать күренешләре турында балалар яттан өйрәнгән шигырьләрне тыңлап китте.Бәйрәм чарасы кызларның  мода күрсәтүе, зонтик бию белән, ә малайларның гөмбә, полька биюләре белән үрелеп барды.
            Көз - муллык чоры.Әти - әниләре белән берлектә  эшләгән кул эшләреннән күргәзмә "Матурлыкны үз кулларың белән тудыр!" дип аталды. Күргәзмәгә катнашкан балаларга мактау кәгазьләре тапшырылды. Бәйрәм ахырында Көз үзенең сый - нигъмәтләреннән авыз иттерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев