Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«ТӘҮЛЕККӘ 350 000 ТОННА СӨТ ҖИТЕШТЕРЕЛӘ, ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИРЕДӘ»: ТЕХНИКУМЛЫЛАР - АКТАНЫШ СӨТ КОМБИНАТЫНДА

Бу көннәрдә Актаныш технология техникумының чыгарылыш курс егет-кызларына Киров авылында урнашкан сөт комбинатының җитештерү эшчәнлеге белән танышу оештырылды.

Бу көннәрдә Актаныш технология техникумының чыгарылыш курс  егет-кызларына Киров авылында урнашкан сөт комбинатының җитештерү эшчәнлеге белән танышу оештырылды.   Инвестиция кертелгән заманча, югары технологияләр белән җиһазландырылган комбинатта атланмай, эремчек, коры сөт, 40 процентлы каймак, коры эремчек сывороткасы, сыр җитештерелә. 

Экскурсия барышында студентлар продукция җитештерү процессы белән якыннан танышты. Эшкә урнашу шартлары, яшь белгечләр өчен мөмкинлекләр, кадрларга ихтыяҗ турында мәгълүмат алды егет-кызлар. Сораулар да күп, билгеле. Студентларны хезмәт хакы, яшәү шартлары кызыксындыра. 

Булачак һөнәр ияләренең фикерләрен тыңлыйбыз:"Экскурсия бик ошады, күбрәк булсын иде мондый очрашулар-сәяхәтләр. Районыбызның башка оешмалары белән дә танышсак иде. Әлеге экскурсияне оештырган директорыбыз Ландыш Җәүдәт кызына,әлбәттә, зур рәхмәт!".

Актаныш сөт җитештерү заводына экскурсияләр дәвам итә, иртәгә 3 курс механик егетләребез биредәге эшчәнлек белән танышачак.

Язма авторы: тәрбия буенча директор киңәшчесе Зилә Өлфәт кызы Нәгыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев